+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 февраль 2019, 15:20

Проблемалы мәсьәләләр күтәрәләр

Гражданнар социаль челтәрләрдә хәл итүне таләп итүче көнүзәк мәсьәләләрне күтәрәләр. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбировка Любовь Хлюпина мөрәҗәгать итте.

Гражданнар социаль челтәрләрдә хәл итүне таләп итүче көнүзәк мәсьәләләрне күтәрәләр. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбировка Любовь Хлюпина мөрәҗәгать итте.
«Исәнмесез, Радий Фәритович, Бакалы районында Иске торак турында программаның эшлиме-юкмы икәнлеген белергә телибез. Без оешма территориясендәге тулай торакта яшибез, әмма хәзер бу оешма юк. Безнең су, газ юк, санузел тышта. Бу бинага күп еллар ремонт ясалмаган. Без үзебез, булдыра алган кадәр, ремонтладык. Әйләнәбездә шәхси эшкуарлар сатып алган складлар. Барысын да язу мөмкин түгел. Әмма безнең хакимият безнең торакны иске яки авария хәлендәге итеп танырга теләми. Бу бинага 80 еллар чамасы, ә без анда яшибез. Бакалы авылы, Октябрьская урамы, 95нче йорт, 3нче корпус. Ярдәм итүегезне үтенәбез! Рәхмәт!»
Җавап:
- Хәерле көн, хөрмәтле Любовь Хлюпина! Октябрьская урамы, 95нче йорт адресы буенча 3нче корпуста биш бүлмәдә 11 кеше яши. 1970 елда төзелгән бина муниципалитет казнасында тора, җиргә милек хокукы рәсмиләштерелмәгән, ягъни җир муниципаль. Әлеге корылма тулай торак статусына ия, иң беренче чиратта статусын алмаштырырга кирәк. Әлеге вакытта бу бинага күпфатирлы торак йорт статусы бирү буенча эшләр алып барабыз. Аннан соң торак йортны техник яктан тикшерү һәм конструкцияләрнең физик торышын билгеләү өчен махсус оешманы җәлеп итәчәкбез. Торак йорт авария торышында дип табылганда, тиешле норматив-хокукый акт төзеләчәк. Алдагы этап - аны авария торышындагы торак фондтан гражданнарны күчерү буенча республика программасына кертү өчен БРның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать итү. Әйе, бу катлаулы һәм озын юл, Сезнең аңлап каравыгызны сорыйбыз, бу мәсьәләне даими контрольдә тотабыз. 2019 елда Бакалы авылының 3 йорты (Аксаков урамындагы 1нче һәм 2нче, Совет урамындагы 5нче йорт) Башкортстан Республикасының авария торышындагы торак фонды реестрына кертелде.
Хөрмәт белән, Александр Андреев, Бакалы районы хакимияте башлыгы.
Читайте нас: