+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 февраль 2019, 14:43

Җәяүлеләрнең үз вазыйфалары

Юлларда йөрү кагыйдәләре турында сүз башланганда, күпчелек кешеләр гадәт буенча автомобильләр һәм транспорт средстволарына кагылышлы кагыйдәләр турында уйлый. Әмма җәяүлеләр юлда йөрү кагыйдәләрендә төп якларның берсе, һәм аларның да билгеле вазыйфалары бар, юлда йөрү кагыйдәләренә ярашлы, аларны үтәмәгән очракта штраф салырга да мөмкиннәр.

Юлларда йөрү кагыйдәләре турында сүз башланганда, күпчелек кешеләр гадәт буенча автомобильләр һәм транспорт средстволарына кагылышлы кагыйдәләр турында уйлый. Әмма җәяүлеләр юлда йөрү кагыйдәләрендә төп якларның берсе, һәм аларның да билгеле вазыйфалары бар, юлда йөрү кагыйдәләренә ярашлы, аларны үтәмәгән очракта штраф салырга да мөмкиннәр.
Һәр кешегә юлда йөрү кагыйдәләренең түбәндәге пунктларына игътибар итәргә кирәк, ул аларны механик транспорт йөргән урыннарда кулланырга тиеш:
кешеләр алар өчен билгеләнгән полосалар, тротуарлар һәм велосипедлар өчен юллардан гына хәрәкәт итәргә тиеш. Махсус тәгаенләнгән юл булмаса, кеше юл кырые буйлап барырга мөмкин. Ул да булмаган очракта, автомобиль юлының уң ягы буенча барырга мөмкин. Юлда йөрү кагыйдәләренә ярашлы, берничә кеше булганда алар бер-бер артлы барырга тиешләр.
*юл буйлап барганда, җәяүлеләргә автомобильләр хәрәкәтенә каршы барырга кирәк. Бу игътибарлылыкны югалтмас өчен мөһим;
*әгәр дә кешеләр кич, төнлә һәм тиешенчә күренмәгән шартларда хәрәкәт итсәләр, шофер үзенең алдындагы кешене вакытында күрә алсын өчен аның киемендә яктылык кайтаручы элементлар булдыру киңәш ителә;
*юл аркылы кешеләр җәяүлеләр узу өчен тәгаенләнган урыннардан чыга алалар. Юл полотносында алар гадәттә махсус билгеләнә («зебра»); юл чатында тротуар линиясе буенча, ике яктан да якынлашып килүче автомобиль юклыгына инангач;
*кечкенә балалар төркеме белән олы кеше барырга тиеш, тротуар һәм көндезге вакытта гына хәрәкәт итәргә ярый;
* юлны аркылы чыкканда кешеләр светофор сигналларына игътибар итәргә тиеш. Әгәр дә юл аркылы чыга торган урын җайга салынмаса, кешегә автомобильнең еракта һәм юлның хәвефсез булуына инанганда, ә үзе хәрәкәтне тоткарламаган һәм юлда проблема булдырмаган очракта юлдан чыгарга мөмкин;
*әгәр дә җәяүлегә күрергә берәр нәрсә комачауласа (автобус һ.б.), юл аркылы чыгар алдыннан әкрен генә чыгып карарга һәм юлны аркылы чыгып булуга инанырга кирәк.
Марат ӘХМӘТХАНОВ, ЮХХДИ бүлекчәсе начальнигы.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: