+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 февраль 2019, 14:37

Йолдызлар озак яна

Катай мәктәбендә республиканың атказанган укытучысы Дәүләтов Равил Исламович хөрмәтенә мемориаль тактаны тантаналы ачу булды.

Катай мәктәбендә республиканың атказанган укытучысы Дәүләтов Равил Исламович хөрмәтенә мемориаль тактаны тантаналы ачу булды. Педагогик эшкә ул 44 ел гомерен багышлый, аның 40 елын - Катай мәктәбенә. Барлык шушы елларда аны хезмәт сөючәнлек, җаваплылык һәм һөнәрмәндлек аерып тора. Оештыру сәләтенә ия булып, үзе тирәли тату, эшкә сәләтле коллектив туплый. Педагогик хезмәт ветераны халык мәгарифен үстерүгә һәм катайлыларның берничә буынын тәрбияләүгә зур өлеш керткән дип ышаныч белән әйтергә мөмкин.
Чакмагыш районында туган, ул иртә әнисез кала, ә 1943 елда әтисе фронтка китә, һәм үсмер Толбазы авылы балалар йортына эләгә.
Әмма максатка омтылучан үсмер өчен бернинди кыенлыклар киртә була алмый: 1955 елда БДПУны тәмамлый һәм хезмәт эшчәнлеген башлый. Дүрт елдан соң Мәгариф министрлыгы юлламасы буенча Дәүләтовларның яшь гаиләсе Бакалы районына күчеп килә, һәм Равил Исламовичны Катай җидееллык мәктәбенә директор итеп билгелиләр. 1961-1962 елларда РОНО мөдире булып эшләп, Р.И.Дәүләтов үзе өчен инде туганга әйләнгән Катай мәктәбенә кайта. Бу иске корылмалар була, сыйныф бүлмәләре керосин лампалары белән яктыртыла. Урта белем алу өчен Катай укучылары ерактагы Иске Маты яки Иске Корыч мәктәпләренә баралар.
“Катай балалары Катай мәктәбендә укырга тиеш!” – дигән максат куя энергияле яшь директор. КПСС райкомының беренче секретаре М.Ш.Шакирҗанов белән киңәшләшкәннән соң, Равил Исламович РСФСР Югары Советы депутаты, ике тапкыр Ленин ордены кавалеры Г.С. Мәхмүтҗанова белән Мәскәүгә китәләр. Анда яңа мәктәп төзүгә рөхсәт алуга ирешәләр. Проект-смета документациясе әзерләнелә, ә 1973 елда инде яңа мәктәп төзелеп бетә. Шулай ук кыска срокларда агач һәм металл эшкәртү буенча уку мастерскойлары файдалануга тапшырыла.
Хәзер “белем бирү процессында катнашучылар” дип аталучылар ул вакытта күп була: 600 бала, 40 укытучы. Әмма югары белемле укытучылар җитми. Директорның таләбе буенча бер-бер артлы 15 укытучы Бөре, Уфа, Казан һәм башка шәһәрләр вузларының читтән торып уку бүлекләренә укырга керәләр.
Равил Исламович яшьли музыкага тартыла, аккордеонда бик яхшы уйный. Авыл балаларының да һәрьяклы эстетик тәрбия алуларын тели. Моның өчен балаларны музыкаль яктан үстерү өчен барлык шартларны булдырырга тырыша: мәктәптә балалар хоры һәм педагоглар хоры, бию түгәрәге, тынлы оркестр, кызыксынулар буенча түгәрәкләр эшли башлый. Тынлы оркестр өчен уен коралларын укучыларның совхоз басуларында эшләп алган акчаларына сатып алалар. Ә аның булачак җитәкчесе Р.Я.Хәсәнов Уфага курсларга махсус укырга җибәрелә. Бию түгәрәген, шулай ук махсус курслар тәмамлап, М.Г.Хафизова җитәкли. Нәтиҗәдә ике педагог та бөтен район буенча киң танылу таба.
Еллар үтә тора. Оста оештыручы җитәкчелегендә педагогик коллектив мәктәп укучыларын укытуда һәм тәрбияләүдә елдан-ел яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Мәктәпне тәмамлап чыгучыларның күбесе үз эшләренең чын һөнәрмәндләре, җитәкчеләр, галимнәр булдылар.
Педагогик эшчәнлек белән бергә Дәүләтов җәмәгать эшләре дә алып барды. Күптапкырлар авыл Советы депутаты булып сайланды. Лаеклы ялда булып, Иске Катай авылы ветераннары советына җитәкчелек итте.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Равил Исламовичка “Башкорт АССРы мәктәпләренең атказанган укытучысы” мактаулы исеме бирелде, ул кырыктан артык Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Дәүләтовлар гаиләсе күп авылдашлары өчен үрнәк булды. Рәйсә Һадиевна, Равил Исламовичның тормыш иптәше, гомере дәвамында - ә бу 60 елдан артыграк, ышанычлы таяныч, аның өчен иң яхшы киңәшче була. Р.Һ.Дәүләтова - Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, 40 елдан артык укучыларны рус теле һәм әдәбияты серләренә өйрәтте. Катайлылар әле дә аның дәресләрен рәхмәтләр белән искә алалар.
Дәүләтовлар өч бала үстерделәр, аларга яхшы тәрбия бирделәр, югары белем алырга ярдәм иттеләр. Гүзәл Равиловна әнисе сукмагыннан китте һәм укытучы-филолог булды, хәзерге вакытта ул лаеклы ялда, Илдар Равилович юрист, БР Югары суды судьясы, Ринат Равилович, белеме буенча шулай ук педагог, районның «Шәфкатьлелек» халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге директоры булып эшли.
Дәүләтов Р.И. озын һәм бәхетле гомер кичерде. 2017 елда озак кына авырганнан соң хөрмәтле кешенең йөрәге тибүдән туктады.
Мәгариф ветераны белән хушлашкан көнне Хисамиев Радик Кәрамович аның исемен мәңгеләштерергә тәкъдим итте. Тиздән мәктәпнең элекке талантлы укучысы, гомере буена җитәкче вазыйфаларда эшләгән Р.Р.Нәбиев җитәкчелегендә инициатива төркеме булдырылды. Һәм менә уртак тырышлыклар белән эш ахырына җиткерелде.
Хәтер тактасын ачкан салкын декабрь көне элекке, хәзер инде чәчләре чалланган мәктәпне тәмамлаучыларның ветеран укытучылар белән җылы очрашуы белән дә күңелдә озак сакланыр. Аларның күбесе остазларын хөрмәтләү һәм аның тормыш иптәше, сыйныф җитәкчеләре һәм укытучылары Дәүләтова Рәйсә Һадиевнаны күрү өчен ерак шәһәрләрдән һәм районнардан кайтты.
Лениза ГАБДУЛЛИНА, Иске Катай мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 1 февральдә чыккан 10нчы санында укыгыз.
Читайте нас: