+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 февраль 2019, 12:06

«Йорт комплекты» программасы буенча льготалы акча займы

Муниципаль район хакимияте “Йорт комплекты” программасы буенча льготалы акча займы алуга гаризалар кабул итә.
Башкортстан Республикасы территориясендә даими яшәүче (яшәү урыны буенча теркәлгән), торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнарның займ алуга хокуклары бар, алар турында мәгълүмат “Башкортстан Республикасы территориясендә торак биналарга мохтаҗ гражданнар исәбе” автоматлаштырылган мәгълүмат системасында бар.
Шәхси торак йорт төзүгә займ шәхси торак төзелеше объекты булдыру өчен максатлы акча займы булып тора. Заемщикның бурычы юридик һәм физик шәхесләрнең поручительлеге белән тәэмин ителә.
Займ бирү өчен карауга төрле төзелеш стадиясендә булган йорт төзү буенча проектлар кабул ителә:
- йортның стенасын күтәрүгә әзерлек һәм күтәрү, түбә ябу, тышкы инженерлык челтәрләре эшләү этабында һ.б;
- төзелеш тәмамлану этабында (бизәкләү эшләре, эчке инженерлык җиһазларын урнаштыру, төзекләндерү һ.б.).
Ипотека займы буенча процент ставкасы - еллык 5 процент. Займ срогы 5 елга кадәр. Каплату – ай саен тигез түләнелә.
Займ бирү шартлары:
1. шәхси милектә яисә арендалау килешүе буенча аренда хокукындагы яисә кире кайтарып бирелмәү килешүе буенча кире кайтарып бирмәү хокукындагы җир участогы булу;
2. гариза бирүченең милек вклады - төзелеп бетмәгән объекты (салынып беткән нигез, субай кагылган кыр), үткәрелгән инженерлык коммуникацияләре; төзелешкә әзерлек буенча башкарылган һәм түләнелгән эшләр; заемчының төзелеп бетмәгән торагы булу;
3. заемчының яше - 21 яшьтән ким булмаска, әмма хезмәткә сәләтлелек срогы тәмамланчыга кадәр (хатын-кызларга - 55, ир-егетләргә – 60 яшь) ипотека заемын түләү мөмкин булган яшьтән артып китмәскә тиеш;
4. даими эш урыны, кимендә 6 ай стаж;
5. заемчының табышы - түләү/табыш нисбәтенең 50 процентыннан артып китмәве;
6. заемчының начар кредит тарихы булмау.
Әгәр займ суммасы 150 мең сумнан артып китә икән, бер поручитель таләп ителә.
Займны 150000 сумнан кимрәк алганда, поручитель таләп ителми.
Мисал өчен :
Займ суммасы – 300000 сум;
займ срогы – 5 ел;
процент ставкасы – 5 процент;
Айлык түләү – 5 833,28 сум.
Гаризалар муниципаль район хакимиятенең төзелеш бүлегендә кабул ителә (28нче кабинет, тел. 3-29-42).
Алла ИСАЕВА, район хакимиятенең төзелеш бүлеге баш белгече.
Читайте нас: