+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
3 февраль 2019, 17:00

Түзгәннәр, исән калганнар

Ленинград камавының совет гаскәрләре тарафыннан өзелүенә төгәл 75 ел үтте. Сайра Симуховна Юлтимерова ике елга якын камауга алынган шәһәрдә яшәгән. Күкрәгендәге медальләр Җиңүнең берничә юбилее хөрмәтенә бирелгән.

Ленинград камавының совет гаскәрләре тарафыннан өзелүенә төгәл 75 ел үтте. Сайра Симуховна Юлтимерова ике елга якын камауга алынган шәһәрдә яшәгән. Күкрәгендәге медальләр Җиңүнең берничә юбилее хөрмәтенә бирелгән.
Сайра Симуховнаның бөтен гомере диярлек туган авылы Юлтимер белән бәйле. Анда күп балалы гаиләдә балачагы үтә. Әти-әнисе “Красный пахарь” колхозында хезмәт куя, әтисе агроном була. Шунда ук мәктәптә Сайра башлангыч белем ала, колхоз басуларында чыныга. Аннан соң әтисен фронтка озата, тиздән үзенә дә туган якларын калдырып китәргә туры килә. Ул вакытта аңа 18 яшь була. 1943 елда дошман гаскәрләре камап алган Ленинградка эләгә.
- Безне, яшь кызларны, Ленинградка предприятиедә эшләргә дип чакырдылар, ә кайсында икәнлеген юньләп әйтеп тормадылар. Бричкага төялдек һәм Туймазыга, станциягә, киттек, - дип сөйли Сайра Симуховна.
Шул вакытларның фаҗигале вакыйгалары шаһитыннан шәһәрдә яшәүчеләрнең күп кыенлыкларга, авыр сынауларга дучар булулары, ачлык-ялангачлык, даими атышлар һәм немец авиациясенең утка тотуы турында беләсең. Кызны Ленинградның торф эшкәртү буенча зур предприятиеләренең берсенә җибәрәләр. Сугыш вакытында бу файдалы казылма Ленинград электростанцияләре өчен төп ягулык була. Сайра йөк ташучы булып эшли, камаулы шәһәргә дошманга каршы торырга ярдәмләшә.
- Озак бардык, куркыныч булды. Баракларга урнаштырдылар, кеше күп. Булган барлык шартлар – бер кровать белән тумба. Торф чыгару бик авыр, иртәдән кичкә кадәр эшләргә туры килде. Туйганчы ашамадык: 600 грамм ипи дә сыек аш. Даими утка тотулар. Самолетлар баш очыбызда әйләнеп тора, бомбалар ташлыйлар. Кыенлыкларга түзә алмый качучылар да булды, әмма мин үземә ни булса да булыр, шунда калам, ахыргача түзәм дип сүз бирдем, - дип дәвам итә камауны кичергән апа.
Төнге күктә чагу прожектор утлары, сиреналар тавышы һәм снарядлар сызгыруы, дошман авиациясе һөҗүме вакытында сменада кызларның үлеме сугыш ветеранының хәтерендә уелып калган.
Сайра Симуховна өенә 1945 елның апрелендә кайта. Ә менә аның әтисенә туган ягын күрергә насыйп булмый. Яу кырларында хәбәрсез югала. Туган авылында кыз фермада хезмәт куя, дуңгызлар карый. Шунда ук тормыш иптәше Петр Никитович та иңгә-иң эшли. Башта хисапчы, кассир, аннан соң ферма мөдире булып. Тормыш иптәше дә сугыш юлларын үткән, яраланган да була. Юлтимеровлар йорт төзегәннәр, өч балаларын - тугры ярдәмчеләрен тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер Сайра Симуховнаның балалары зурлар инде, оныклары һәм туруннары шатландыра. Ул күрми диярлек, әмма якыннары һәрвакыт янәшәдә, ярдәмләшәләр. Кече улы Валерий һәм килене Степанида белән яши, юл аркылы – уртанчы улы Анатолий. Балалар үз хуҗалыкларын алып баралар, маллар асрыйлар, ихатада - техника. Тик кызы Тамара гына әнисеннән еракта, Яр Чаллыда.
Сайра Симуховна үз эшен, кайчандыр агроном әтисе яраткан кебек, бик ярата. Госпитальдә булганда әтисе алтын басуларга, Юлтимер җиренә карата ярату һәм сагыну тулы юллар язган. Хатны туган җиренә җибәргән. Сайра әтисенең ятланган сүзләрен һәм васыятьләрен бөтен гомере буена хәтерендә саклый. Хәтта 93 яшендә дә ул бу юлларны анык кабатлый һәм, буыннар истәлеген тапшырып, балаларга аның турында сөйли. Озын гомер кичереп, Сайра Симуховна энергиясен һәм оптимизмын югалтмаган, яшь вакытындагы кебек, утырып моңлы көйләрен дә җырлап ала.
Илсур ХӘКИМОВ.
Читайте нас: