+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 февраль 2019, 10:30

Башкортстан йолдызчыклары кабынды

Балалар иҗат йортында белем бирү учреждениеләре укучылары арасында яшь сәләтләрнең «Башкортстан йолдызчыклары» җыр-бию жанрындагы район конкурсы узды.

Балалар иҗат йортында белем бирү учреждениеләре укучылары арасында яшь сәләтләрнең «Башкортстан йолдызчыклары» җыр-бию жанрындагы район конкурсы узды.
20 мәктәпнең иҗат коллективлары: солистлар, вокаль ансамбльләр, биючеләр, бию коллективлары үзләренең осталыкларын күрсәтте. Туган ил, балачак турында, патриотик тематикада җырлар яңгырады, шулай ук халык эстрада биюләре һәм җырлары башкарылды.
Кирилл Карташов, Вероника Кукушкина, Ксения Малышева (Нагайбак мәктәбе), Эльвира Шафигуллина (Куштирәк мәктәбе), Аделина Хәбибуллина (Бакалыдагы 1нче мәктәп), Мария Куптараева (Бакалыдагы 2нче мәктәп), Аделина Сафина (Иске Әҗми мәктәбе), Айсылу Низаметдинова (Тактагул мәктәбе), Варвара Батраева (Яңа Илек мәктәбе), Рамазан Низаев (Мостафа мәктәбе), Варвара Зырянова һәм Софья Злобина (Бакалыдагы 1нче мәктәп), Юлиана Шәйдуллина һәм Милена Кашапова (Куян мәктәбе) дуэтлары, Яңа Катай һәм Токберды авыллары вокаль ансамбьләре «Вокал» номинациясендә җиңүчеләр булдылар.
«Хореография» номинациясендә «Айгөл» (Бакалыдагы 2нче мәктәп), «Карамельки» (Бакалыдагы 1нче мәктәп), «Березка» (Иске Костей мәктәбе), «Радость» (Иске Әҗми мәктәбе) бию коллективлары иң яхшылары дип табылдылар. Биючеләр Азамат Ханнанов (Бакалыдагы 1нче мәктәп), Камилла Галиева (Катай), Ралина Әхмәдиева (Куштирәк), Элина Йосыпова (Мостафа), Алсу Диниева һәм Александр Купцов (Ахман), Алина Сәмигуллина һәм Алида Сәмигуллина (Куян) җиңүчеләр булдылар.
Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!
Маргарита Васяева, Балалар иҗат йорты методисты.
Читайте нас: