+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 февраль 2019, 17:14

Форум нәтиҗәләреннән канәгатьбез

Бакалы районы делегациясе составында башка мәктәпләр директорлары, мәгариф бүлеге начальнигы Л.Р.Галиева, методика кабинеты мөдире В.П.Вәлиева белән бергә миңа Уфа шәһәрендә мәктәп мәгарифе форумында булу бәхете тиде. Анда 700дән күбрәк кеше катнашты. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбиров чараны үткәрү инициаторы булды.

Бакалы районы делегациясе составында башка мәктәпләр директорлары, мәгариф бүлеге начальнигы Л.Р.Галиева, методика кабинеты мөдире В.П.Вәлиева белән бергә миңа Уфа шәһәрендә мәктәп мәгарифе форумында булу бәхете тиде. Анда 700дән күбрәк кеше катнашты. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбиров чараны үткәрү инициаторы булды.
Форум эшлекле атмосферада узды, без белем бирү сыйфатын яхшырту буенча файдалы күп реаль тәкъдимнәр, кызыклы мәгълүмат ишеттек. Республиканың белем бирү учреждениеләрендә эшләр торышын якыннан белү өчен мондый очрашулар кирәк дип исәплим. Биш көн укуга күчү, авыл укытучыларына ярдәм, республиканың иң яхшы мәктәпләрен зур грантлар белән бүләкләү, электрон белем бирүгә күчү, балаларның хәвефсезлеге чараның мөһим мәсьәләләре булдылар. Эшләр 10 мәйданчыкта алып барылды.
Биш көнлек уку атнасына күчү идеясе педагоглар өчен яхшы яңалык булды. Бу турыда сөйләшүләр күптән барды. Биш көнлек уку атнасы уку планында чагылмаячагына өметләнәм, чөнки республиканың күп мәктәпләрендә бу система күп еллар гамәлдә. Шул ук вакытта республика җитәкчесе Р.Ф.Хәбиров моның укытучыларның хезмәт хакына йогынты ясамаячагын ассызыклады, бу бик мөһим. Шунысы да шатландыра, шимбәдә балалар эшсез интекмәячәкләр, төрле спорт, фәнни һәм башка чараларда катнашачаклар. Шәхсән мин шимбәне чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен БДИга әзерлек форматында файдалануны, электрон укытуга күчү буенча тәкъдимемне керттем.
Р.Ф.Хәбировның балаларны шахматка, вальска, инглиз телендә сөйләшүгә өйрәтү һ.б. идеяләре бик тә ошады. Быел республикада “Авыл укытучысы” программасын кертәчәкләре турында яңалыкны шатланып кабул иттем. “Земство докторы” аналогы буенча авылга күченергә карар иткән педагоглар 600 мең сум грант һәм җир участогы алачаклар. Программа бик кирәк, чөнки яшьләр авылга кайтырга теләмиләр.
Гомумән, форум нәтиҗәләреннән бик тә канәгатьмен. Безгә үз теләкләребезне турыдан-туры власть вәкилләренә әйтү мөмкинлеге барлыкка килде.
Владимир СЕМЕНОВ, Иске Корыч мәктәбе директоры.
Читайте нас: