Русия Кораллы көчләренең Төп храмын төзүгә хәйрия ярдәме җыю оештырылды.
Илбасарларга каршы сугышларда бәйсезлеге ныгыган Русиянең тарихы храмнар төзү белән аерылгысыз бәйле: борын-борыннан Туган илне саклаучылар истәлегенә храм-һәйкәлләр, часовнялар, истәлекле билгеләр һәм тулы бер архитектура ансамбльләре төзелгән.
Хәрби хезмәт алып баручыларның барысын берләштерү өчен Русия Федерациясенең Төп храмы төзелә.
Монументаль рус-византия стилендә проектланган зур храм комплексы Мәскәү өлкәсенең “Патриот” паркы территориясендә урнашачак һәм кылычны бары тик үз Ватанын яклау өчен күтәрүче рус яугирләренең рухилыгын символлаштырачак.
Храм комплексы территориясендә “Русия гаскәрләренең рухилыгы” универсаль мультимедиа музей-күргәзмә комплексы төзеләчәк.
Бирегә килүчеләр 3Д проекция ярдәмендә залларның стеналарында тарихи реконструкцияләр күрәчәкләр, Чуд күлендәге Боз өсте алышына виртуаль күчәчәкләр, самолет кабинасында булачаклар, Керчь диңгезе алышында катнашачаклар, “Мәрхәмәт” геройлар галереясы белән танышачаклар, шулай ук панорамалы кинотеатрда фильм карый алачаклар.
“Храмны бергәләп төзик!” акциясендә катнашырга теләгән кешеләр үз өлешләрен түбәндәге реквизитлар буенча кертә алалар:
ИНН: 7707083893 КПП: 773601001
Төп храм янында “Хәтер юлы” уникаль комплексы барлыкка киләчәк. Юл буйлап стенада, заманча технологияләрне кулланып, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысының фоторәсемнәре урнаштырылачак.
Бердәм мәгълүмат базасы җыю, гомумиләштерү өчен Бакалы районында яшәүчеләрдән Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында мәгълүматны фоторәсемнәр белән хәрби комиссариатка китерүегезне сорыйбыз.
Храм төзү – бөтенхалык эше!
Бакалы һәм Шаран районнарының хәрби комиссары.