0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 февраль 2019, 10:15

Сөекле, акыллы, актив

Безнең район территориясендә күркәм күп кешеләр яши, алар турында беләләр һәм яраткан “Авыл таңнары” гәзите битләрендә язалар. Алар район иминлеге өчен тырыш хезмәт куйганнар һәм хәзер лаеклы ялда. Иске Шарашлы авылында яшәүче картәнием Мария Ивановна Яковлева да алар арасында, шушы көннәрдә аңа 80 яшь тула. Картәниебез турында күпне сөйләргә була.

Безнең район территориясендә күркәм күп кешеләр яши, алар турында беләләр һәм яраткан “Авыл таңнары” гәзите битләрендә язалар. Алар район иминлеге өчен тырыш хезмәт куйганнар һәм хәзер лаеклы ялда. Иске Шарашлы авылында яшәүче картәнием Мария Ивановна Яковлева да алар арасында, шушы көннәрдә аңа 80 яшь тула. Картәниебез турында күпне сөйләргә була.
Крестьян гаиләсендә туган. Әнисе Анисья Васильевна - урманчылыкта, әтисе Иван Николаевич колхозда эшләгән. Сугышка кадәрге авыр елларда гаилә репрессиягә дучар була, һәм 1939 елда әнисе дүрт балигъ булмаган бала белән ирсез ялгызы кала. Ул вакытта картәнигә нибары 10 ай була. Ә инде ике елдан гаилә «кара кәгазь» ала. Әнисенең берүзенә балаларны тәрбияләү һәм туйдыру авыр була. Әмма ул барысын да ныклы аякка бастыра ала, аларны укыта, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчеллек, намуслылык, яхшылык, тәртиплелек кебек сыйфатларны тәрбияли.
Картәнием Мария Ивановнага тормышта күп кыенлыклар һәм кайгылар кичерергә туры килә, гаилә коргач, сабый баласы Галина үлеп китә, чәчкәдәй матур чагында 19 яшьлек кызы Надежданың гомере фаҗигале өзелә. Әрнүләрдән һәм юксынудан ана йөрәге озак өзгәләнә. Сынаулар, язмыш аны сындырмый, ул рух ныклыгын һәм тормышны яратуын саклап кала. Ходайдан сабырлык сорый...
Иңенә төшкән барлык тормыш авырлыкларын ул фидакарь хезмәте белән баса. Күп еллар дәвамында “Красная звезда” колхозында савучы булып эшләде һәм һәрвакыт алдынгы терлекчеләр арасында булды. Фидакарь хезмәте өчен берничә тапкыр мактау грамоталарына, акчалата премияләргә һәм бүләкләргә лаек булды.
Әмма әйләнә-тирәдәгеләрнең хөрмәте һәм ихтирамы аның өчен иң мөһиме була. Авыр кул хезмәтенә алмашка механикалаштырып саву килгән ерактагы ул еллар картәнинең әле дә хәтерендә. Районның база хуҗалыгы буларак, Бакалының яңа урамнарында типовой йортлар төзү мөмкинлеге барлыкка килә. Шулай итеп картәни балалары белән район үзәгенә уңайлыклары булган фатирга күченеп килә. Барлык дүрт улын өйләндерә, оныкларын үстерергә булдыра алган кадәр ярдәмләшә. Лаеклы ялга чыккач, туган Иске Шарашлы авылына әйләнеп кайтырга карар итә. Көннәрен шулай авылдашлары белән аралашып ямьли. Күп еллар инде авыл фольклор ансамблендә актив катнашучы булып тора, район сәхнәсендә дә еш чыгыш ясыйлар. Тамашачылар аның моңлы тавышын ярата.
80 яшендә дә акылы нык, кәефе яхшы аның. Картәни - балалары һәм оныклары өчен йорт учагын саклаучы. Бер генә бәйрәмдә дә без аны игътибарсыз калдырмыйбыз, ә ул безне һәрвакыт мул корылган табын, пироглар һәм күптөрле тәм-томнар белән көтә. Үзенең буш вакытын бәйләм бәйләүгә һәм чәчкәләр үстерүгә багышлый. Җәй көннәрендә ихатасы һәм йорты чагу үрмә гөлләренә күмелә. Ул аларны бик ярата.
Кош-корт үстерү белән мавыга, бакчасын һәм йорт яны территориясен тәртиптә тота. Олы яшьтә булуына карамастан, гөмбә, җиләк җыярга ярата, кышкылыкка хәзерләнмәләр ясый.
Бүген ул сөекле һәм хөрмәтле әни, 10 оныгының картәнисе. Алга таба да аңа бәхетле, сәламәт һәм имин гомер телисе килә. Без аны бик яратабыз, ул һәрнәрсәдә безнең өчен өлге. Аңа актив озын гомер насыйп булсын!
Лиана ЯКОВЛЕВА, оныгы, УДНТУ студенты.
Читайте нас: