+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 февраль 2019, 17:17

Якташлар җәмгыяте юбилеен каршылап

“Якташлар-бакалылар” җәмәгать берләшмәсе булдырылуга 20 ел тула. Бу датаны бәйрәм итүгә районда эшлекле әзерлек бара. Барысы ничек башланды соң? 1999 елда район икътисады җитди кыенлыклар кичерде, социаль программаларны үтәү барышында билгеле бер проблемалар булды, депутатлар, актив җәмәгать берләшмәсе оештыру турында район хакимияте инициативасын һәм күп якташлардан килгән тәкъдимнәрне актив хупладылар. Шулай итеп, “Якташлар-бакалылар” оештырылды. Зур даирә проблемаларны һәм мәсьәләләрне хәл итүдә Бакалы районыннан чыгучыларның барысының тырышлыгын координацияләүне һәм берлектәге эшчәнлекне якташлар җәмгыяте үзенең максаты итеп билгеләде. Районның почетлы гражданнары - җәмгыять рәисе Шаммазов Айрат Минһаҗевич һәм башкарма комитеты рәисе Кәримов Равил Мотыйгуллович беренче көннәрдән үк аңа җитәкчелек иттеләр һәм куелган бурычларга уңышлы алып бардылар. Җәмгыять үсә, аңа яңалар, районның тулаем социаль-икътисади үсешенә, аерым авылларга, яшь талантларга, шулай ук авыр тормыш хәлләренә тарыган гражданнарга һәрьяклы ярдәм күрсәтергә омтылучы яшь буын кушыла.Бүген без киң күңелле, изге йөрәкле якташларга һәм якташлар берләшмәсенә багышланган материалларны бастыра башлыйбыз.

“Якташлар-бакалылар” җәмәгать берләшмәсе булдырылуга 20 ел тула. Бу датаны бәйрәм итүгә районда эшлекле әзерлек бара.
Барысы ничек башланды соң?
1999 елда район икътисады җитди кыенлыклар кичерде, социаль программаларны үтәү барышында билгеле бер проблемалар булды, депутатлар, актив җәмәгать берләшмәсе оештыру турында район хакимияте инициативасын һәм күп якташлардан килгән тәкъдимнәрне актив хупладылар. Шулай итеп, “Якташлар-бакалылар” оештырылды. Зур даирә проблемаларны һәм мәсьәләләрне хәл итүдә Бакалы районыннан чыгучыларның барысының тырышлыгын координацияләүне һәм берлектәге эшчәнлекне якташлар җәмгыяте үзенең максаты итеп билгеләде.
Районның почетлы гражданнары - җәмгыять рәисе Шаммазов Айрат Минһаҗевич һәм башкарма комитеты рәисе Кәримов Равил Мотыйгуллович беренче көннәрдән үк аңа җитәкчелек иттеләр һәм куелган бурычларга уңышлы алып бардылар.
Җәмгыять үсә, аңа яңалар, районның тулаем социаль-икътисади үсешенә, аерым авылларга, яшь талантларга, шулай ук авыр тормыш хәлләренә тарыган гражданнарга һәрьяклы ярдәм күрсәтергә омтылучы яшь буын кушыла.
Бүген без киң күңелле, изге йөрәкле якташларга һәм якташлар берләшмәсенә багышланган материалларны бастыра башлыйбыз.
Бүләкләр өчен иганәчегә рәхмәт
Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Яраткан район гәзитебез аша Бакалыдагы “Радуга” балалар бакчасының 3нче корпусында (Сосновка авылы) тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре һәм хезмәткәрләр исеменнән Рәфаутдинов Марат Хәнифовичка рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Сосновка авылында туып-үсеп, ул туган җиреннән еракта яшәсә дә, авылны онытмый. Алты ел дәвамында Марат Хәнифович безнең балалар бакчасына китаплар, раскраскалар, әсбаплар рәвешендә иганәчелек ярдәме күрсәтә.
“Берәүләр могҗиза көтәләр, икенчеләре шушы могҗизаның тормышка ашуына булышлык итәләр”, дигән бик мәгънәле гыйбарә бар. Якташыбыз могҗизаларның чынга әверелүенә ярдәм итүчеләр исәбеннән. Китап һәм әсбаплардан тыш, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә 2 ел инде яңа ел бәйрәменә бүләкләр салынган пакетлар, кул эшләре өчен һәм балаларны бакчадан чыгарганда бүләк итеп бирү өчен китаплар җибәрә. Бүләкләрне Мәскәүдән Сосновкага кайтаруда үз вакытында безнең балалар бакчасында тәрбияләнгән Гыйлемҗанов Артур Рифович ярдәм итә.
Балалар бакчасы коллективы, балалар һәм аларның әти-әниләре Марат Хәнифовичка һәм Артур Рифовичка зур рәхмәт белдерәләр һәм аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, күңел җылысы һәм бетмәс-төкәнмәс оптимизм телиләр!
Татьяна МИХЕЕВА, өлкән тәрбияче. Сосновка авылы.
Читайте нас: