+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 февраль 2019, 12:19

Бер тапкыр һәм гомергә сайлап

Наталия Васильевна Алчинова балачактан ук үзен үскәч ак халатлы кеше итеп күз алдына китерә. Һөнәр сайлау вакыты җитү белән, дару препаратларына булган кызыксынуы үзенекен итә, һәм ул документларын Пермь дәүләт фармацевтика институтына “фармация” белгечлегенә тапшыра.

Наталия Васильевна Алчинова балачактан ук үзен үскәч ак халатлы кеше итеп күз алдына китерә. Һөнәр сайлау вакыты җитү белән, дару препаратларына булган кызыксынуы үзенекен итә, һәм ул документларын Пермь дәүләт фармацевтика институтына “фармация” белгечлегенә тапшыра.
Химияне һәм биологияне яхшы белү, шулай ук тырышлык һәм булачак һөнәр белән кызыксыну укуда ярдәм итә. Биш ел студент булып, дипломнан соң тагын бер ел белем алганнан соң 1986 елда яшь белгеч институтка кадәр ике ел санитар булып эшләгән туган Дәүләт аптекасы коллективына кайта. Коллектив зур – 30дан күбрәк кеше, ә аңа мөдир Зоя Федоровна Ларионова җитәкчелек итә. Коллективта бердәнбер югары белемле белгеч Наталия Васильевнаны провизор-аналитик итеп билгелиләр.
- Бу җитештерүче аптека иде, анда экстемпораль рецептура буенча (конкрет пациент өчен табиб рецепты буенча аптекада турыдан-туры җитештерелүче дару формасы) дарулар җитештерделәр. Без порошоклар, мазьлар, инъекция өчен сыекчалар, шәмнәр, витаминнар (кәгазьгә төрелгән аскорбинканы хәтерлисезме? - автор), антигриппин, эчке һәм тышкы кулланылыш өчен сыекчалар, пасталар, күзгә тамызу өчен дарулар, эмульсияләр, суспензияләр, төнәтмәләр һәм башка күп дарулар ясадык. Эш бик кызыклы иде, дип хәтергә ала Н.В.Алчинова.
– Кайтарылган субстанцияләрдән тиешле пропорциядә һәм составта эремә әзерләргә кирәк иде. Без даруны шунда ук әзерләдек тә, сыйфатын да тикшердек, биреп тә җибәрә идек. Провизор-аналитик буларак, бу даруларның сыйфатына контрольлек итү минем бурычыма керде.
Яхшы остазлары, ныклы белем багажы, максатка омтылучанлыгы ярдәмендә Наталия Васильевнаны бер ел үтүгә мөдир урынбасары итеп билгелиләр. Яңа вазыйфа аннан персоналга контрольлек, дару препаратлары кайтаруга заявка рәсмиләштерү, товарны һәм аның документларын кабул итү, наркотик дару средстволарының исәбен алып бару, даруларның яраклылык срокларына контрольлек итү, саклау һәм киштәләргә тезү шартларын күзәтү дә һ.б. өчен җаваплылык таләп итә. Кыенлыкларга карамастан, Н.В.Алчинова үз бурычларын яхшы башкара. Хезмәткәрләр грамоталы, квалификацияле булганга, эшләргә дә җиңел булуын, тәҗрибәле белгечләрнең яшьләрне теләп өйрәтүләрен билгели ул. Мөдир З.Ф.Ларионованы, остазы Л.С.Маслованы, колегалары И.А.Мелькешеваны, Л.П.Ники-форованы, В.А.Әһлетдинованы һәм башкаларны аерым җылылык белән хәтеренә ала, аларның намуслы хезмәте нәтиҗәсендә аптека һәрвакыт яхшылар исәбендә була, планны арттыруга ирешә.
Вакытлар үтү белән район үзәгендә В.С.Маркова, Л.З.Нәбиева, Р.М.Солтанов, Л.Г.Гыйбадуллиналарның шәхси аптекалары, аннан соң билгеле аптека челтәрләре дә эшли башлый. Әлбәттә, алар барлыкка килү белән керем, аннан соң җитештерү азая, тиздән бөтенләй ябыла, һәм Дәүләт аптекасы да даруларның әзер формасына күчә. Хәзерге вакытта, ваклап сатудан тыш, аптека табиб рецепты буенча бушлай дару препаратлары бирү белән шөгыльләнә, наркотик средстволарның исәбен алып бара. Мөдир Наталия Васильевна Алчинова җитәкчелегендә җиде кеше хезмәт куя.
- Мин үземнең башка коллективта, башка эштә булуымны күз алдыма да китерә алмыйм. Ә миңа биредә әйбәт, әйткәндәй, яхшылыктан яхшылык эзләмиләр. Бик тә уң килде, гомерем буена яхшы коллективта хезмәт куйдым, - ди Н.В.Алчинова. - Хәтта улларым: “Күңелеңә ошаган эш табуың белән син нинди бәхетле, әни”, диләр. Чынлап та бәхетлемен, эшкә теләк белән барам”.
Шәхси тормышында да барысы яхшы. Наталия Васильевна яхшы хатын, әни, буш вакытларында өйдәгеләрне тәмле-тәмле блюдолар белән сыйларга, пешеренергә, бәйләргә ярата. Өч ир-егет – тормыш иптәше Алексей Кузьмич һәм ике улы бар эштә аңа ярдәм итәләр һәм аны хуплыйлар. Олысы Артём Бакалы лицеен тәмамлаган, Мәскәүдә эшли, Игорь читтән торып кооператив институтында укый, Красноярскида эшли. Әти-әниләрен яхшы хәбәрләр белән шатландыралар.
Эльвира ШӘЙХРАЗИЕВА.
Читайте нас: