+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 февраль 2019, 12:38

Диспансерлаштыру – сәламәтлеккә юл

2013 елдан Русия Федерациясендә өлкән халыкны диспансерлаштыру үткәрелә, аның методикасы илебезнең генә түгел, халыкара тәҗрибәне исәпкә алып та төзелә.

2013 елдан Русия Федерациясендә өлкән халыкны диспансерлаштыру үткәрелә, аның методикасы илебезнең генә түгел, халыкара тәҗрибәне исәпкә алып та төзелә.
Диспансерлаштыру – граж-данинның сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга хокукын (РФ Конституциясе, 41нче статья) тормышка ашыручы чаралар комплексы. Ул түләүсез үткәрелә.
Чирләрне, шул исәптән социаль-әһәмиятлеләрне, кисәтү һәм иртә ачыклау буенча профилактикалау чараларын үткәрү максатларында районда өлкән халыкның билгеле бер төркемнәрен диспансерлаштыру дәвам итә.
Диспансерлаштыру ике этапта үткәрелә. Беренчесе – гражданнарда йогышлы булмаган хроник авыру билгеләрен, аларның килеп чыгу ихтималын, туберкулезны, ракны, табиб билгеләвеннән башка наркотик һәм психотроп матдәләр куллануны ачыклау, шулай ук диспансерлаштыруның икенче этабында диагнозны аныклау өчен табиб-белгечләр тарафыннан өстәмә тикшерүләр һәм караулар үтүне билгеләү максатыннан.
Беренче этапта анкеталаштыру, антропометрия (гәүдәнең авырлыгы һәм буе), артериаль кан басымын, 60 яшьтән һәм өлкәнрәкләргә күз эче басымын үлчәү; лаборатория тикшерүләре: шикәргә һәм холестеринга кан тапшыру; 45 һәм 51 яшьтәге ирләргә простата чирләрен ачыклау өчен каннарында простатоспецифик антигенны билгеләү, 51, 57, 63, 69 яшьтәгеләрдә тәрәттә яшерен кан булу-булмауны тикшерү үткәрелә, гражданнарга ВИЧка анализ бирү һәм тикшерү үткәрү мөмкинлеге белдерелә; диагностикалауның функциональ алымнары: күкрәк куышлыгы органнары флюорографиясе, ЭКГ ирләргә – 36 яшьтән, хатын-кызларга – 45 яшьтән (жалобалар булганда яшькә кармыйча терапевт каравыннан соң), 39, 42, 45, 48, 54, 60, 66 яшьтәге хатын-кызларга маммография; 30дан 60 яшькә кадәрге хатын-кызларны акушер каравы (цитологиягә мазок алып). Терапевт каравы үткәрелгәннән соң һәм, тайпылышлар булганда, пациент икенче этапка юнәлтә.
Диспансерлаштыруның икенче этабы өстәмә тикшерү һәм диагнозны аныклау, тирәнтен профилактик консультация бирү максаты белән үткәрелә. 21 яшькә җиткәннәр һәм өлкәнрәкләр 3 ел интервал белән (24, 27, 30 һәм башкалар) диспансерлаштыру үтәргә тиеш.
2018 елдан ике елга бер тапкыр интервал белән диспансерлаштыру тормышка ашырыла. 2019 елда ул колоректаль ракны һәм эчәклекнең башка чирләрен кисәтү һәм иртә ачыклау максатыннан үткәреләчәк.
2019 елда диспансерлаштыруны 1998, 1995, 1992, 1989, 1986, 1983,1980,1977, 1974, 1971, 1968, 1965, 1962, 1959, 1956, 1953, 1950, 1947, 1944, 1941, 1938, 1935, 1932 елларда туган кешеләр үтә.
Халыкның сәламәтлеге хөкүмә-тнең ныклы игътибарында тора. Бу уңайдан барлык оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләренә бу мәсьәләдә булышлык күрсәтү турында хатлар җибәрелде.
“Русия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында” Федераль законга ярашлы, эш бирүчеләр хезмәткәрләренең медицина караулары һәм диспансерлаштыру үтүләрен, шулай ук үтү өчен хезмәткәрләрне каршылыкларсыз җибәрү өчен шартларны тәэмин итәргә тиешләр. 2019 елда бу эш дәвам ителәчәк.
Җентекле мәгълүматны БРның Бакалы район үзәк дәваханәсе сәламәтлек саклау учреждениесенең рәсми сайтында алырга, телефон буенча үзеңнең участок табибыңнан, страховкалау медицина оешмасыннан, страховкалау компанияләре вәкилләреннән (телефоннарның номерлары поликлиника холлында урнаштырылган), поликлиника администраторыннан, 109нчы профилактика кабинетында, поликлиника регистратурасына 3-19-91 саннары буенча шалтыратып, 3-12-48 саннары буенча поликлиника мөдиреннән белергә мөмкин.
Диспансерлаштыруны даими үтү кешеләрнең инвалидлыгы һәм үлеме сәбәбе булып торган хәвефле чирләрнең барлыкка килү ихтималын шактый күпкә киметү яки аларны иртә стадиядә, дәвалау нәтиҗәлерәк булганда, ачыклау мөмкинлеген бирә.
Зөлфия ВЯТКИНА, район үзәк дәваханәсе поликлиникасы мөдире.
Читайте нас: