+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 февраль 2019, 16:17

Фермаларда маллар кышлату

Район фермаларында “кайнар” чор - маллар кышлату бара. Аны уңышлы үткәрү өчен бер шартлы баш малга 35 ц азык берәмлеге хәзерләнде. Гыйнвар йомгаклары буенча районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 6741 баш мөгезле эре терлек, 321 ат исәпләнә. 331 бозау алынды. 4755 ц сөт җитештерелде, бер сыердан 284 кг сөт савып алынды. Уртача 356 кг авырлыктагы 315 баш мөгезле эре терлек сатылды.

Район фермаларында “кайнар” чор - маллар кышлату бара. Аны уңышлы үткәрү өчен бер шартлы баш малга 35 ц азык берәмлеге хәзерләнде. Гыйнвар йомгаклары буенча районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 6741 баш мөгезле эре терлек, 321 ат исәпләнә. 331 бозау алынды. 4755 ц сөт җитештерелде, бер сыердан 284 кг сөт савып алынды. Уртача 356 кг авырлыктагы 315 баш мөгезле эре терлек сатылды.
“Нива” җәмгыятендә маллар санын 828 башка җиткерделәр, 2018 елга карата үсеш 100 баш тәшкил итә. 65 бозау алдылар – 22 башка күбрәк. 950 г уртача тәүлеклек артым алынды. Үгезләрне 515 килограмм тереләй авырлыкта саттылар. 2018 елның көзендә хуҗалык ысулы белән тукландыру өстәле һәм лапас белән симертү мәйданчыгы төзеделәр, яшь маллар шунда кышлый.
Сөт җитештерү буенча “Дружба” кооперативы алдынгы, гыйнварда 913 ц сөт савып алдылар, бу узган елга карата 102 процент. Бер сыерга 456 кг сөт савып алдылар. Үрчем 62 баш. Уртача тәүлеклек артым 585 г тәшкил итте.
“Якты чишмә” кооперативында 789 ц сөт җитештерделәр, бер сыердан 316 кг сөт савып алдылар. 57 бозау алдынды, 2018 елга карата үсеш 26 баш тәшкил итте. Хуҗалыкта яшь малларны көтү өчен “электропастух” җайланмасы, “Хозяин” азык болгаткычы, шулай ук тагылмалы азык тараткыч сатып алдылар һәм эшкә керттеләр.
“Мирзаит” җәмгыятендә 436 ц сөт җитештерделәр, аны һәр сыердан 436 кг савып алдылар.
Барлык күрсәткечләргә җитәк-челәрнең, белгечләрнең һәм терлекчеләрнең киеренке хезмәте белән ирешелде. “Нива” җәмгыяте фермасы мөдире С.Князев, “Дружба” кооперативыннан – Р.Бәхтиев, “Боҗыр” кооперативыннан – М.Филиппов, “Үмер” җәмгыяте фермасы мөдире К.Мутаев үзләренә йөкләтелгән бурычларны намуслы үтиләр. “Үмер” җәмгыятеннән бозау караучылар В.Маркова һәм В.Григорьева, “Якты чишмә” кооперативыннан И.Сафронова һәм Е.Чернова, “Боҗыр”дан – Н.Матузенко һәм А.Алчинова, “Дружба”дан - А.Әхмәтшин, М.Хәсәнов исемендәге кооперативтан М.Шәрипов, “Михайловское” җәмгыятеннән Н.Селиванова намуслы хезмәт өчен ихлас рәхмәт сүзләренә лаек. “Дружба” кооперативыннан Лариса Зарифуллина, “Мирзаит” җәмгыятеннән Зөлфия Вәлиева, “Боҗыр” кооперативыннан Надежда Кутлина, “Якты чишмә” кооперативыннан Ирина Мрясова тулай савым буенча алдынгылар булып торалар. Маллар кышлатуны уңышлы үткәрү өчен барлык алшартлар бар.
Сергей Шокуров, авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: