+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 февраль 2019, 16:30

Күп балалы аналарга дан һәм хөрмәт

2018 елда республикада “Ана даны“ дәүләт бүләге булдырылуга 20 ел тулды.

2018 елда республикада “Ана даны“ дәүләт бүләге булдырылуга 20 ел тулды.
Бу гаиләләрне һәм ана булуны дәүләт яклавы, хатын-кыз-анага карата җәмгыятьнең тануын һәм югары хөрмәтен тәэмин итү максатларында эшләнде. Шушы вакыт эчендә аны бөтен төбәк буенча 7,5 меңнән артыграк, шул исәптән Бакалы районында яшәүче 118 күп балалы әни алды.
“Ана даны” медале белән бүләкләүгә тәкъдим итү тәртибе Башкортстан Республикасы Президентының 1998 елның 16 апрелендәге “Ана даны” медале турында” Указы белән расланган инструкциягә ярашлы, биш һәм аннан күбрәк бала тудырган (уллыкка, кызлыкка алган) һәм тәрбияләгән (тәрбияләүче) аналар, аларның берсе 1997 елның 16 апреленнән соң туган булу шартында, медаль белән бүләкләнәләр. Күп балалы ана бүләкләүгә бала бер яшькә җиткәннән соң һәм калган балалар исән булганда тәкъдим ителә.
Медаль белән бүләкләүгә үз балаларын тәрбияләүгә намуслы һәм җаваплы караучы, лаеклы яшәү рәвеше алып баручы, балаларының сәламәтлеге, белем алуы, физик, рухи һәм әхлакый үсеше турында хәстәрлек күрүче, аларның шәхесенең тулы һәм гармонияле үсешенең тиешле дәрәҗәсен тәэмин иткән күп балалы аналар тәкъдим ителә.
Күп балалы аналарның үз балаларын тәрбияләүгә намуслы һәм җаваплы каравы белем бирү, опека һәм попечительлек, эчке эшләр органнары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр мәгълүматлары исәпкә алынып билгеләнә.
2019 елда Башкортстанда “Ана даны” медале белән бүләкләнүче күп балалы әниләргә бер тапкыр бирелүче түләүне арттырдылар. Бүләкләгәндә 16 мең 950 сум күләмендә акча бирелә.
Гөлнара ХӘКИМОВА, район хакимиятенең муниципаль хезмәт һәм кадрлар эше бүлеге начальнигы.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: