Район үзәк дәваханәсендә тәүлек әйләнәсенә кешеләр булган төп корпус пациентларын эвакуацияләү буенча тренировка үткәрделәр. Янгынга каршы-тактик укуның темасы “Терапия бүлекчәсендә шартлы янгын” дип аталды.
Шәфкать туташы янгынның коридорда пост янында чыгуына инанып, янгын чыгу турында хәбәр бирде. Шунда ук кабул итү бүлекчәсе диспетчерына һәм Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә шалтыратты. Барлык медперсонал кичекмәстән авыруларны тиешле юнәлештә (ягъни янгын чыгу урыны аша түгел)эквакуацияләүгә кереште. Эвакуация чаралары үткәргәндә авыр чирлеләр җәлеп ителмәде.
Сестра-хозяйка электр щитын сүндереп, шартлы янгынны ут сүндерүнең беренчел средстволары белән (утсүндергеч, янгын сүндерү кулсасы) сүндерә башлады. Авыруларны эвакуацияләгәннән соң палаталарның ишекләрен тыгызлап яптылар. Авыруларны исемлек буенча тикшереп чыктылар, бу турыда баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары Л.А.Әхәтовага хәбәр иттеләр.
Запас юллардан пациентларны һәм бүлекчәләр хезмәткәрләрен эвакуацияләү өч минутта үтте. Кабул итү бүлекчәсенең дежур диспетчеры, хәбәр алып, ашыгыч рәвештә “01” хезмәтенә шалтыратты һәм баш табибка, дәваханә администрациясенә хәбәр итте. Хезмәт биналарын җыештыручы дәваханә территориясенә янгын сүндерү машинасы керү өчен капканы ачты.
Эвакуация вакытында шартлы каза күрүче булуы ачыкланды, аны янгын сүндерү хезмәте эвакуацияләде, аннан соң аңа беренче медицина ярдәме күрсәтелде.
Утсүндергеч кулланып, хезмәткәрләр белән янгынны сүндерү буенча практик занятие үткәрелде.
Тренировка тәмамланганнан соң йомгаклар ясалды, чараның максатына ирешелде.
Александр ЗАЙЦЕВ, район үзәк дәва-ханәсенең хуҗалык бүлеге начальнигы.