+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
6 февраль 2019, 12:25

Автобусларда пассажирлар ташуны лицензияләү турында

2018 елның 30 октябрендәге 386нчы Федераль закон белән 2011 елның 4 апрелендә чыккан “Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында” 99нчы Федераль законга үзгәрешләр кертелде. Хәзер автобусларда пассажирлар һәм башка кешеләр ташу эшчәнлеген тормышка ашырган юридик шәхесләр һәм шәхси эшкуарлар лицензия алырга тиешләр.

Юридик шәхес, шәхси эшкуар 386нчы Федераль законның 4нче статьясы 2нче пункты көченә кергәннән соң 120 көн үткәнгә кадәр әлеге эшчәнлекне тормышка ашыруга лицензия алырга тиеш. Күрсәтелгән срок тәмамланганнан соң пассажирларны һәм башка кешеләрне автобусларда ташу буенча эшчәнлекне лицензиясез тормышка ашыру рөхсәт ителми.
8дән күбрәк кешене ташу өчен җиһазланган автомобиль транспортында ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыруга лицензиясе булган юридик шәхесләргә, шәхси эшкуарларга лицензия (әлеге эшчәнлек заказлар буенча яисә юридик шәхеснең яки шәхси эшкуарның үз ихтыяҗларын тәэмин итү өчен тормышка ашырылган очракны кертмичә) планнан тыш тикшерү үткәрелмичә бирелә.
Янгын сагы, ашыгыч медицина ярдәме, полиция, авария-коткару хезмәтләре, хәрби автомобиль инспекциясе, хәвефсезлекне тәэмин итү өлкәсендә башкарма властьның федераль органы, дәүләт сагы, Кораллы көчләре, милли гвардиясе гаскәрләре, Тикшерү комитетының тикшерү органнары өлкәсендә башкарма властьның федераль органы автобуслары башкарган йөртүләргә, шулай ук гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын файдаланмыйча автобуслар тарафыннан йөртүләргә карата лицензияләү үткәрелми.
Ирина ГАЛЛӘМОВА, Көнбатыш Урал МУГАДН автотранспорт күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы.
Читайте нас: