+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
6 февраль 2019, 12:22

Торак сатып алуга чыгымнар буенча салым чигерүләре

Гамәлдәге салым законнарына ярашлы, гражданнарның физик шәхесләр кеременә салым буенча стандарт, социаль, милек һәм инвестицион салым чигерүләреннән файдалану хокукы бар. Торак сатып алуга (төзүгә) чыгымнар буенча милек чигерүе иң популяр һәм күмәк төрләрнең берсе булып тора.

Гамәлдәге салым законнарына ярашлы, гражданнарның физик шәхесләр кеременә салым буенча стандарт, социаль, милек һәм инвестицион салым чигерүләреннән файдалану хокукы бар. Торак сатып алуга (төзүгә) чыгымнар буенча милек чигерүе иң популяр һәм күмәк төрләрнең берсе булып тора.
Әлеге төрнең актуальлеге бюджеттан кайтарылучы салым суммасының һәм бирелүче чигерүләрнең зур суммасы белән аңлатыла. Салым түләүчеләрнең фатирлар, торак йортлар, бүлмәләр, җир участоклары сатып алганда (төзегәндә) - 2 млн сумга кадәр, ә торак сатып алуга юнәлтелгән максатлы кредитның түләнелгән процентлары буенча 3 млн сумга кадәр күләмдә милек чигерүеннән файдалану хокукы бар.
Шуны билгеләргә кирәк: соңгы елларда милеккә салым чигерүе буенча законнарда салым түләүчеләрнең хәлен яхшыртучы үзгәрешләр булды. Мәсәлән, 2014 елдан салым түләүчеләрнең берничә торак объектны сатып алуга чыгымнар буенча милеккә салым чигерүеннән файдалану хокукы бар (2 млн сумга кадәр милеккә салым кичерүен файдаланып бетергәнче). Шулай ук пенсионерларның, гадәти салым түләүчеләрдән аермалы буларак, милек чигерүләре калдыгын торак сатып алынган ел алдыннан килгән 3 елга күчерү хокукы бар. Мәсәлән, салым түләүче 2015 елда пенсиягә чыккан һәм фатир сатып алган. Бу очракта салым түләүченең 2012-2015 елларга чигерүгә гариза бирү хокукы бар.
Әмма салым декларациясе тутырганда салым түләүчеләрнең күбесе хаталар җибәрәләр яки милеккә салым чигерүенә гаризаны хокукы булмый торып бирәләр.
Гражданнарны чигерүгә гариза биргәндә салым законнарын бозмаска, салым декларацияләрен дөрес тутырырга һәм Русия Федерациясе Салым кодексы положениеләренә ярашлы эш итәргә чакырабыз.
Р.БЕКШЕНЕВА, Русия Федераль салым хезмәтенең БР буенча 27нче районара инспекциясе начальнигы, РФ дәүләт гражданлык хезмәтенең 1 класслы советнигы.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: