+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 февраль 2019, 17:58

Нәрсә? Кайда? Кайчан?

Район мәктәпләре укучылары – технология, математика, информатика һәм мәгълүмат-коммуникатив технологияләр һәм башка фәннәр буенча олимпиадалар җиңүчеләре - укучыларның Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабында катнашты.
«Ел укытучысы» район конкурсы үтте.
Тарих укытучылары - Иске Маты урта мәктәбендә район семинарында, директорларның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарлары - Дияш мәктәбендә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре Камышлытамак урта мәктәбендә күчмә семинарда катнаштылар.
Кече Фәннәр академиясе кысаларында тикшеренү эшләре республика конкурсының район этабы үтте.
Балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютка яңа «Лада Гранта» җиңел автомобиле бирелде.
Русия ДОСААФының Бакалы районы буенча бүлекчәсе советының өченче пленумы үтте.
11 февральдә 12 сәгатьтә район Мәдәният сараенда полиция хезмәткәрләренең Башкортстан Республикасы һәм БР буенча Эчке эшләр министрлыгы оештырылуның 100 еллыгына багышланган үзешчән сәнгать фестивале үтәчәк. (12)
Читайте нас: