+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 февраль 2019, 17:58

Район мәдәни мохитне үстерүгә акча алачак

Уфа шәһәрендә БРда “Кече туган ил мәдәнияте” федераль проектын тормышка ашыруга багышланган киңәшмә узды. Анда проектның төбәк координаторы, БР Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аиткулова, БРның мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев катнаштылар.

Быел партия проектына 15 авыл мәдәният йорты, 3 балалар һәм яшьләр театры, кече шәһәрләрнең 5 театры керде. Конкурста сайлап алынучылар арасында Бакалы районы да бар. Федераль һәм республика бюджетларыннан безнең район 3 млн 547 мең 180 сум акча алачак, ул тамашачылар залына кәнәфиләр сатып алуга тотылачак.
“Бу акчаны автотранспорт сатып алуга, тамашачылар кәнәфиләрен яңартуга, модельле китапханәләр булдыруга тотарга мөмкин”, - дип билгеләде Эльвира Аиткулова.
Гөлсинә ЗакировА, «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәсенең башкарма секретаре.
Читайте нас: