+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 февраль 2019, 18:00

Редакция фотоконкурслары

Хөрмәтле гәзит укучылар! “Армия минем гаилә язмышында” дип аталган чираттагы фотоконкурс игълан итәбез. Сездә армиядә хезмәт итеп кайткан яки әлеге вакытта хезмәттә булган, кайтып, туган районда эшләүче туганнарыгыз, якыннарыгыз сурәтләнгән, бәлки солдат гаиләсе яки дуслары белән булган фоторәсемнәр бардыр. Эшләрне Бакалы авылы, Күпер урамы, 6нчы йорт адресы буенча яки “Армия минем гаилә язмышында” фотоконкурсына” билгесе белән [email protected] электрон адресына җибәрегез. Барлык эшләр район гәзитенең https:// bakali.rbsmi.ru/ һәм ВКонтакте социаль челтәрендә “Бакалинские зори” төркемендә - һttps:/vk.com/ bakalzori - урнаштырылачак.

Хәтерегезгә төшерәбез, элегрәк игълан ителгән “Чаңгы юлында, шугалакта һәм саф һавада!” фотоконкурсы дәвам итә. Шушы тематика буенча сездән фотоэшләрне түземсезләнеп көтәбез.
*** *** ***
Иске Маты авыл Советы авыл биләмәсенең Мулланур авылыннан Сөләймановлар гаиләсе “Ишек шакый яңа ел” фотоконкурсында җиңүче булды. Тату авыл гаиләсе матур нарат урманы янында, йортлары каршында 2019 саннары белән боз шәһәрчеге эшләгән. Шәһәрчеккә Кыш бабай, Карсылу, ел символы – дуңгыз сыннары урнаштырганнар, мәйданны иллюминация белән уратып алганнар, чыршы бизәгәннәр. Шундый матурлыкны фотога төшергәннәр һәм редакциягә фотоконкурска җибәргәннәр.
- Шәһәрчек төзегәндә бөтен гаиләбез белән эшләдек, - ди хуҗабикә Светлана Николаевна, Яңа Маты мәктәбе укытучысы. - Берлектәге идеяне тормыш иптәшем Самат Рәисович һәм балалар белән бергә тормышка ашырдык, нәтиҗәдә әкияттәгедәй шәһәрчек барлыкка килде.
Сөләймановларның гаиләсендә өч бала – Эльвина, Марсель һәм Тимур үсеп килә. Алар барысы да тыңлаучаннар һәм әти-әниләренә охшап тырышлар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм тагын бер тапкыр “Булдырдыгыз!” дибез.
Читайте нас: