+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 февраль 2019, 14:06

Автобусны түбә астында көтәчәкләр

Районда мәктәп автобусы көткән укучылар өчен заманча тукталыш павильоннары урнаштыру эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә павильоннар Плодоягодная, Урман, Сосновка, Яңа Балыклы, Ахман һәм Иске Балыклы авылларында урнаштырылды.

Һәр павильонның өч ягы профнастил белән капланган, түбәле һәм эскәмияле. Павильоннарны шәхси эшкуар О.Ф.Павловның бригадасы район үзәгендә җитештерде. Урыннарда аларны җитештерү белән шөгыльләнгән шул ук бригада урнаштырды. Тукталышлар урнаштырылгач, авыл мәктәпләре укучылары укырга бару өчен автобусны көткәндә начар һава торышыннан якланган булачаклар.
Эльвира ШӘЙХРАЗИЕВА тексты һәм фотосы.
Читайте нас: