+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 февраль 2019, 17:47

Чаңгы юлыннан яхшы кәеф белән. Тәэссоратлар.

Полина Габсатарова, 7нче сыйныф укучысы. Иске Маты авылы.
- Район һәм республика чаңгы ярышларында ел саен зур теләк белән катнашам. Бүген дә беренче урынны алдым. Ике ел рәттән үземнең яшь төркемемдә чаңгыда узышу буенча БР чемпионы титулын яулыйм. Чаңгыда шуарга яратуым нәселдән килә – картбабам Радик Миңлегәрәевич Габсатаров районның иң көчле чаңгычыларының берсе, Башкортстан чемпионы булган. Картәтием Юрий Радикович, картәнием Галина Александровна, әнием Юлия Юрьевна чаңгыда шуу белән актив шөгыльләнделәр. Әлбәттә, җиңү өчен бу спортны ярату гына җитми, даими шөгыльләнергә кирәк. Һәм уңышларга мин яраткан тренерым А.Н.Якимов ярдәмендә ирешәм, ул үз үрнәгендә безне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, билгеләнгән максатларга ирешергә рухландыра.
Читайте нас: