+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 февраль 2019, 13:55

Хокук бозуларны кисәтү турында

Район хакимиятендә хакимият башлыгы А.Г.Андреев рәислегендә хокук саклау юнәлешендәге комиссияләрнең киңәйтелгән утырышы булды.

Район хакимиятендә хакимият башлыгы А.Г.Андреев рәислегендә хокук саклау юнәлешендәге комиссияләрнең киңәйтелгән утырышы булды.
Анда Бакалы районы буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчеләре, полициянең участок уполномоченныйлары, шулай ук авыл биләмәләре башлыклары һәм башка кызыксынган кешеләр катнашлыгында “2018 елда муниципаль район территориясендә җәмәгать хокук тәртибен тәэмин итү буенча эш йомгаклары һәм җинаятьләрне һәм хокук бозуларны кисәтү өлкәсендә урындагы үзидарә органнарының, хокук саклау характерындагы җәмәгать институтларының һәм эчке эшләр бүлегенең хезмәттәшлеген алга таба көчәйтү бурычлары” каралды.
Бакалы районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы Н.А.Насыйров югарыда күрсәтелгән өлкәләрдәге эшләр торышына анализ ясалды. Хокук саклау органнарының һәм урындагы үзидарә органнарының берлектәге тырышлыгы белән теркәлүче җинаятьләрнең гомуми күрсәткече районда 15 процентка, яки 42 очракка, кимүен, резонанслы һәм аеруча авыр җинаятьләргә юл куелмавын билгеләде. Административ хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча зур эш үткәрелгән.
Шул ук вакытта исерек хәлдә кылынган җинаятьләр һәм хокук бозулар дәрәҗәсе әлегә югары булып калуы билгеләнде.
Югарыда күрсәтелгәннәрне исәпкә алып, хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү өлкәсендә эшне көчәйтү, полиция участок уполномоченныйларының, урындагы үзидарә органнарының һәм җәмәгать институтларының берлектәге эшен активлаштыру, шушы проблемаларны җыеннарда һәм җыелышларда, авыл Советлары һәм башка коллегиаль органнар утырышларында тикшерүгә гражданнарны киңрәк җәлеп итү, авыл биләмәләре территорияләрендә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, административ комиссияләр вәкилләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр һәм башкалар катнашлыгында “Профилактикалау көннәре” кертү һәм үткәрү, имин булмаган гаиләләргә барып рейдлар үткәрү, спиртлы эчемлекләрне күпләп кулланучыларны, хокук бозуга әвәс кешеләрне чакырып, профилактик әңгәмәләр үткәрү буенча бурычлар билгеләнде.
Административ хокук бозуларны, аерып алганда өйдә җитештерелгән алкогольле продукция һ.б. сату белән бәйлеләрне, ачыклау һәм аңа юл куймау буенча эшлекле чаралар күреләчәк.
Билгеләнгән чараларның үтәлеше барышына контрольлек итү кысаларында һәр авыл биләмәсе һәм полициянең участок уполномоченные хезмәтләндергән административ участок буенча хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә барган вакыйгаларга даими мониторинг, шулай ук аның нәтиҗәләрен район хакимиятендә, хокук саклау характерындагы комиссияләр утырышларында карау һәм алар буенча тиешле карарлар кабул итү күзаллана.
Читайте нас: