+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 февраль 2019, 17:37

Федераль льготачыларга социаль түләүләр артты

1 февральдән федераль ташлама алучылар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, блокадалы Ленинград халкы, Бөек Ватан сугышында һәлак (вафат) булган инвалидларның гаилә әгъзалары, фашист концлагерьларының балигъ булмаган элекке тоткыннары, I, II, III төркем инвалидлары һәм инвалид балалар, радиация йогынтысына дучар булган гражданнар өчен ай саен бирелүче түләүләр 4,3 процентка артачак.

Фондның шәһәр һәм районнардагы бүлекчәләре мондый категориягә караган 318 мең кешегә тиешле акчаны исәпләгән дә инде. Февральдә алар арттырылган түләүләр алачак.
Бер үк вакытта федераль ташлама алучыларга социаль хезмәтләр күрсәтүгә юнәлтелгән акча 1,043кә тигез коэффициентка арта. 1 февральдән социаль хезмәтләр тупланмасы 1121,42 мең сум тәшкил итәчәк. Шуның 863,75 сумы – түләүсез дару препаратлары алуга, 133,62 мең сумы – шифаханә-курорт давалануына, 124,05 сумы шәһәр яны тимер-юл транспортында түләүсез йөрүгә, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кайту өчен түләүләргә бүленә.
Русия Пенсия фондының БР буенча матбугат хезмәте.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: