+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 февраль 2019, 17:56

Гәзит-журналларга алдан язылу кампаниясе башланды

1 февральдән 31 мартка кадәр республиканың барлык почта бүлекчәләрендә, шулай ук podpiska.pochta.ru сайтында онлайн 2019 елның икенче яртысына вакытлы басма матбугатка вакытыннан алда язылу үткәрелә.

1 февральдән 31 мартка кадәр республиканың барлык почта бүлекчәләрендә, шулай ук podpiska.pochta.ru сайтында онлайн 2019 елның икенче яртысына вакытлы басма матбугатка вакытыннан алда язылу үткәрелә.
Бу чорда гәзит-журналларга язылуны 2019 елның беренче яртысы бәяләре буенча рәсмиләштереп була.
Ике ай дәвамында теләге булган һәркем вакытыннан алда язылу кампаниясендә катнашучы меңнән артык басма арасыннан сайлап алынган гәзитләргә һәм журналларга язылуны рәсмиләштерә ала. podpiska.pochta.ru сайтында басманы үзеңә генә түгел, бәлки Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче туганнарга һәм дусларга да яздырып була.
Барлык язылу кампаниясе чорында федераль почта операторы Русиянең Коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы каршындагы төбәкләрнең басма киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча Эксперт советы исемлегенә керүче басмаларга язылучыларга “Русия почтасы”ның үз каталогы буенча – 25 процент, коммерциягә караган альтернативалы агентлыклар каталоглары буенча 20 процент ташлама бирә. Бу кампаниядә ташламалар алучы басмалар исемлеген 2500дән күбрәк гәзит-журнал тәшкил итте һәм аңа Башкортстанда басылган республика, шәһәр һәм район киңкүләм мәгълүмат чараларының барысы диярлек керә.
Шуны билгеләргә кирәк: https://podpiska.pochta.ru/derevo-dobra сайтында һәм почта бүлекчәләрендә “Игелек агачы” хәйрия акциясе үткәрелә, аның кысаларында теләге булган һәркем үзе сайлаган социаль учреждение адресына – конкрет балалар бакчасына, интернат-йортка, ветераннар һәм картлар йортларына язылу рәсмиләштерә ала.
Читайте нас: