+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 февраль 2019, 17:24

Таләпләрнең үтәлмәве ачыкланды

Бакалы авылында урнашкан өч катлы күпфатирлы торак йортны тикшергәндә мәҗбүри таләпләрнең үтәлмәве ачыкланды.

Бакалы авылында урнашкан өч катлы күпфатирлы торак йортны тикшергәндә мәҗбүри таләпләрнең үтәлмәве ачыкланды.
Район үзәгендәге башка бер торак йортның эчке газ җиһазларын һәм төтен чыгу-җилләтү каналларын тикшерү барышында шулай ук мәҗбүри таләпләрне бозу: газүткәргечләрдәге буяу катламы кубу, газүткәргечләр тоташу урынының герметизациясе бозылу (корыч футляр һәм газүткәргеч арасындагы бушлыкка эластик материал белән герметизация үткәрелмәгән), җилләтү каналларының һәм төтен юллары штукатуркасының һәм буяу катламының төзексезлеге (төтен чыгу каналлары стеналарының буяу катламының өлешчә кубуы) ачыкланды.
Шушы ук күпфатирлы йортның өченче подъезды янында фасадтагы газүткәргечтә ныгытма җайланмаларының төзексезлеге ачыкланды.
Тикшерү йомгаклары буенча прокуратура идарә итүче компания адресына төзексезлекләрне бетерү турында күрсәтмә кертте. Ул күзәтчелек ведомствосы контролендә тора.
Айрат АБСАТАРОВ, район прокуроры, юстициянең кече советнигы.
Фото: yandex.ru
Читайте нас: