+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 февраль 2019, 17:34

Ут – куркыныч уенчык

Агымдагы елның үткән чорында республикасында 3 янгын чыкты, анда 4 бала һәлак булды. Барлык очракларда балалар зурлар каравыннан башка калган була, моңа һич юл куелырга тиеш түгел.

Агымдагы елның үткән чорында республикасында 3 янгын чыкты, анда 4 бала һәлак булды. Барлык очракларда балалар зурлар каравыннан башка калган була, моңа һич юл куелырга тиеш түгел.
Шырпының бала өчен уенчык булмавы барысына билгеле. Һәм моның шулай булуына күпләргә үзләренең ачы тәҗрибәсендә инанырга туры килде. Ут белән саксыз эш итү хәвефле икәнлеге турында сүз чыкканда, кайбер кешеләр моңа ышанмый карыйлар. Акыл өйрәтү кемгә кирәк, янәсе. Әмма тәҗрибә, ихаталар буенча йөреп чыгып тикшерүләр кешеләрнең шырпыны бала алырдай урында тотуларын, кечкенә балаларны караучысыз калдыруларын күрсәтә. Мондый битарафлык һәрвакыт янгынга китермәсә дә, кагыйдәләрдән һәрбер тайпылу аның килеп чыгу сәбәбе булырга мөмкин.
Балалар гаебе белән чыккан янгыннарның сәбәбен анализлау аларның ут белән хәвефсез эш итү күнекмәләре, зурлар ягыннан балаларга җитәрлек контроль булмау, кайбер очракларда әти-әниләрнең үз балаларының ялын оештыра белмәүләре сәбәпле килеп чыгуын күрсәтә. Өчтән җиде яшькә кадәрге балалар үзләренең төрле уеннарында зурларның эшенә охшатып аларның гамәлләрен кабатлыйлар. Баланың кызыксынуының чиге юк. Аның ничек тә тизрәк барысын беләсе һәм сынап карасы килә, әлбәттә, иң беренче чиратта балаларны чагу һәм истә калырлык күренешләр кызыксындыра. Балачакта адым саен очрап торган уттан да кызыклырак нәрсә бармы икән? Баланың үзе генә калганда шырпы кабы белән уйнарга, кәгазь яндырырга, учак ягарга карар итмәячәгенә ышанырга ярамый.
Кайвакыт зурлар балаларны күпмедер вакытка үзләрен генә калдырып китәргә мәҗбүр булалар. Өйдән чыгып китү алдыннан баланы зуррак балаларга яки берәр зур кешегә күзәтеп торуны йөкләргә кирәк. Балаларны бикле фатирда һәм йортта кадыру аеруча хәвефле. Янгын чыккан очракта алар янган бинадан үзаллы чыга алмыйлар. Моннан тыш, янгыннан һәм төтеннән сакланып, гадәттә шкафларга, кровать, өстәл астына кереп качалар.
Үз уеннарына балалар серлелек элементлары кертергә тырышалар.
Уйнау өчен урын эзләгәндә балаларның фантазиясе кайда китерәчәген кайвакыт хәтта алдан билгеләү авыр. Еш кына түбәдә һәм подвалда уйныйлар. Серлелек һәм караңгылык ут булуны таләп итә, шул чагында балаларның, ахырын уйлап та тормастан, хәтта шырпы сызу да хәвефле булган җирдә учак ягулары мөмкин.
Балалар үзләренең ял вакытларын кайда һәм ничек үткәрәләр, кем белән дус булалар, нинди уеннар белән мавыгалар? Фаҗигага юл куймау өчен барлык шушы сораулар зурларның даими игътибарында булырга тиеш. Бала үз адресын һәм кирәк булганда ярдәм чакыру өчен янгын сагы номерын белергә тиеш.
Чираттагы тапкыр әти-әниләрнең хәтеренә төшерәбез: кечкенә балаларны караучысыз үзләрен генә өйдә калдырмагыз, шырпы һәм кабызгычларны күренеп торган урыннан алып куегыз.
Һәркемгә таныш “Шырпы балалар өчен уенчык түгел” темасына әңгәмә үткәрегез, янгынның нинди нәтиҗәләргә китерүе, көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта эвакуацияләнүнең нинди юллары булуы турында мотлак сөйләгез.
Һәм, әлбәттә, ашыгыч ярдәм чакыру телефоннары номерларын балалар белән ятлагыз:
101 – “Янгын сагы”,
102 – “Полиция”,
103 – “Ашыгыч медицина ярдәме”,
104 – “Авария газ хезмәте”.
Артур ГАЛИН, янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы.
Читайте нас: