+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 февраль 2019, 11:40

Ел вакыйгаларга бай булачак

2019 ел бөтен ил, Башкортстан Республикасы, безнең районның мәдәни тормышында истәлекле вакыйгаларга бай.

2019 ел бөтен ил, Башкортстан Республикасы, безнең районның мәдәни тормышында истәлекле вакыйгаларга бай.
Н.Асанбаев исемендәге халык татар театрының Н.Нәҗминең “Гармунчы дус” әсәре буенча куелган спектакле күрсәтелеп, район Мәдәният сараенда Театр елын тантаналы ачу чарасы булды.
Русиядә Театр елы иксез-чиксез Туган илебезнең иң ерактагы төрле почмакларында яшәүче төрле яшьтәге күп кешеләрен театрга һәм мәдәни кыйм-мәтләргә җәлеп итү мөмкинлеген бирәчәк, һәм бу мөмкинлекне даими итәчәк. Мәдәни-күмәк чараларны үткәрүдә халык иҗатында катнашучылар бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр. Чараларга актив йөргән өчен без районда яшәүчеләргә рәхмәтлебез. Чөнки безнең хезмәт – кешеләргә шатлык китерү.
Башкортстан үзенең оештырылуының 100 еллыгын, халык шагыйре Мостай Кәримнең гасырлык юбилеен, Башкорт драма театрының 100 еллыгын киң билгеләячәк.
Югарыда әйтеп кителгән даталар һәм вакыйгалар кысаларында Бакалы районы муниципаль район хакимияте, мәдәният бүлеге һәм район Мәдәният сарае тарафыннан “Син язмышым минем, Башкортстан» район халык иҗаты фестивале положениесе эшләнде. Фестивальне ачу тулы аншлагта үтте. Фестиваль концертлары район Мәдәният сараенда февральдән апрельгә кадәр расланган график буенча үтәчәк. Быел ул, алдагы еллардан аермалы буларак, 2 этапта үткәрелә. Икенче этап һәвәскәр коллективларның театраль тамашаларын сентябрь-ноябрьдә авыл мәдәният йортларында күрсәтүне күзаллый, ә иң яхшылар район Мәдәният сараенда чыгыш ясаячаклар.
Фестивальдә үзешчән сәнгать коллективлары һәм һәвәскәр сәнгатьнең һәм халык иҗатының барлык жанрларын башкаручылар катнашачак, яшь һәм нинди ведомствога карау буенча чикләүләр юк. Фестиваль иҗади сәнгатьне алга таба үстерүгә, талантларны ачыклауга, милли йолаларны, традицияләрне тергезүгә, яңа иҗади коллективлар, талантлар барлыкка килүгә ярдәм итәчәк.
Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы чаралары планына ярашлы, ел ахырында Театр елы кысаларында Башкортстан Республикасының һәвәскәр театрларының республика фестивален үткәрү планлаштырылды. Һәвәскәр театрлар фестиваль-марафоны штандарты безгә Шаран районыннан 15 ноябрьдә киләчәк. Күрше районның театраль коллективы эстафета тәртибендә спектакль күрсәтеп, Театр елы эмблемасын бер районнан икенчесенә тапшырачак. Безнең районның Н.Асанбаев исемендәге халык театры коллективы, үз чиратында, спектакльне чакмагышлыларга күрсәтәчәк.
Шуның белән бергә, мәдәният учреж-дениеләренең матди-техник базасын ныгыту максатларында средстволар җәлеп итү өчен конкурсларда катнашу эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Конкурс йомгаклары буенча “Бердәм Русия” партиясенең “Кече туган илем мәдәнияте” Федераль партия проектында район Мәдәният сараеның җиңүче булуы һәм кәнәфиләр сатып алу һәм зур залны ремонтлау өчен 3 млн 547 мең сум күләмендә грант отуы куанычлы. Дәүләт ягыннан мәдәни өлкәгә игътибарның елдан-ел артуына ышанасы килә. Тарих Ил мәдәнияте катлаулы вакытлар кичергәндә, бу ахыргы нәтиҗәдә тулаем җәмгыятьнең әхлакый һәм рухи сәламәтлегендә турыдан-туры чагыла дип өйрәтә тарих дәресләре.
Авылда яшәүчеләргә яхшы кәеф бүләк итү, бәйрәм концертлары оештыру – мәдәният хезмәткәрләренең турыдан-туры бурычы. Бурыч җиңел түгел, әмма яраткан эше белән шөгыльләнгән кешеләр өчен ул, һичшиксез, булдыра алырлык.
Мәдәни тормыш бер урында гына тормый, фестивальләрдән башка төрле конкурслар, концертлар үткәрелә, үзешчән сәнгатьнең иң яхшы традицияләре арта, күргәзмәләр, экспозицияләр оештырыла, Мәдәният сараеның кече залында 3D форматында фильмнар күрсәтелә. Районда яшәүчеләрне һәм кунакларны күпсанлы чараларыбызга килергә һәм аларда актив катнашырга чакырабыз.
Инфир ГАЙНАНОВ, муниципаль районның мәдәният бүлеге начальнигы.
Читайте нас: