+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 февраль 2019, 11:43

Карлы салкын кыш

Кыш саранлашып тормый, торган саен карны күбрәк яудыра. Табигать безнең коммуналь һәм юл хезмәтләренең чыдамлылыгын тулы көчкә сыный.

Кыш саранлашып тормый, торган саен карны күбрәк яудыра. Табигать безнең коммуналь һәм юл хезмәтләренең чыдамлылыгын тулы көчкә сыный.
Әмма, моңа карамастан, юл төзү-ремонтлау идарәсенең, “Коммунхоз” МУПның, авыл Советлары белән килешү буенча эшләүче шәхси эшкуарларның кар тазарту техникасы эше оештырылган. Район үзәгендә кар тазарту техникасы иң беренче чиратта белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә, район дәваханәсенә, башка социаль-әһәмиятле объектларга илтүче, аннан соң үзәк юлларны тазарталар. Алга таба район үзәге читендәге һәм авыл торак пунктлары урамнарына күчәләр.
Авылларда да беренче чиратта мәктәп автобуслары маршрутлары буенча юнәлешләрдәге, мәктәпләр, балалар бакчалары, фермалар юллары, аннан соң урамнар кардан тазартыла. Бер үк вакытта барлык юнәлешләр буенча эшләү, әлбәттә, катлаулы һәм мөмкин түгел, әмма коммуналчылар һәм юлчылар эшләрне тиз һәм сыйфатлы башкарырга тырышалар. Җиңел булмаган хезмәтләре, оператив һәм сыйфатлы эшләүләре өчен авылда яшәүчеләр аларга рәхмәтле. Һәм, әгәр җәяүлеләр һәм транспорт средстволары шоферлары район үзәге һәм торак пунктлары буенча хәрәкәт итүдә кыенлыклар кичерәләр икән, бу вакытлыча гына һәм тиз җайга салына.
Читайте нас: