+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 февраль 2019, 11:44

Приютта - яңа автомобиль

Февральдә социаль приют БР Гаилә министрлыгыннан ак төстәге яңа ВАЗ-2190 автомобиле алды. Бу барлык балалар һәм үсмерләр, бүлекчә хезмәткәрләре өчен шатлыклы вакыйга булды.

Февральдә социаль приют БР Гаилә министрлыгыннан ак төстәге яңа ВАЗ-2190 автомобиле алды. Бу барлык балалар һәм үсмерләр, бүлекчә хезмәткәрләре өчен шатлыклы вакыйга булды.
Приют яңа автомашинаны балаларның көндәлек тормышын кызыклы уеннар, эшләр, идеяләр белән тулыландырырга, һәр баланы эчтәлекле эшчәнлеккә җәлеп итәргә, балаларның кызыксынуларын һәм тормыш активлыгын тергезергә, шулай ук зурлар һәм яшьтәшләре белән аралашуда киң эмоциональ-практик тәҗрибә алырга булышлык итәргә тырышлыгы өчен лаек булды.
Яңа автомобиль балаларны мәктәпкә, балалар бакчасына, планлы медицина каравына, түгәрәк занятиеләренә, шулай ук балаларның статусы турында документлар рәсмиләштерелгән дәүләт учреждениеләренә бару өчен файдаланылачак, аның руле артында - зур стажлы алыштыргысыз шоферыбыз Юрий Петрович Васильев. Безнең белгечләр патронаж билгеләнгән проблемалы гаиләләргә ешрак бара һәм контрольдә тота алачаклар. Элек шушы максатлар өчен файдаланылган автомобиль яраксызга әйләнде һәм гамәлдән чыгарылды.
*** *** ***
- Очрактан файдаланып, өч ел рәттән безнең приютка район гәзитенә бушлай язылу бүләк иткән өчен районның “Авыл таңнары” гәзите редакциясе коллективына ихлас рәхмәт белдерәсебез килә. Тәрбияләнүчеләребез райондагы яңалыклар белән теләп танышалар, үткән чаралар турында беләләр, бакалыларның уңышларына шатланалар, призлар уйнатуда катнашалар. Коллективка яңа иҗади уңышлар телибез, аңа һәрчак уңыш юлдаш булсын. Безнең балалар турында хәстәрлек күргән өчен рәхмәт.
Альмира ФРОЛОВА, приют мөдире.
Читайте нас: