+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 февраль 2019, 12:02

Туган җирдә файдалы очрашу

Яраткан гәзитебез битләреннән Бакалыда югары уку йортын тәмамлаячак студентлар белән очрашу оештырган өчен район хакимиятенә зур рәхмәт белдерәсем килә. Бу очрашу миңа һәм башка студентларга да файдалы булды. Без районның бүген ничек яшәве һәм үсеш алуы, Бакалы районы оешмаларында, учреждениеләрендә вакантлы урыннар булу турында файдалы күп мәгълүмат белдек.

Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреевның һәм аның урынбасарлары чыгышларыннан соң безнең аларга үзебезне кызыксындырган сораулар бирү мөмкинлеге булды. Шунда ук тулы, җентекле җаваплар алдык.
Урта махсус һәм югары уку йортларын тәмамлаячак студентлар туган районга кайта алуларын белсеннәр, яхшы эш, остазлар таба алачакларына ышансыннар өчен, мондый очрашулар кирәк һәм аларны ешрак үткәрү яхшы, дип исәплим. Булачак студентлар мәктәп эскәмиясеннән үк киләчәкләрен планлаштырсыннар һәм дөрес юл сайласыннар өчен, мондый очрашуларны мәктәпне тәмамлаучылар белән дә үткәрүне тәкъдим итәм.
Полина МУТАЕВА, М.Акмулла исемендәге БДПУ студенты.
Читайте нас: