+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 февраль 2019, 11:59

Биләмәдә һәркем - иң яхшысы

Хәбәр ителүенчә, Урманай авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Зөмәрә Зөбәировна Халисова узган елның декабрендә “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең XVIII съездында катнашты. Мәскәүдән ул буш кул белән кайтмады: РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары В.Мутко кулыннан бүләк алды - “Иң яхшы муниципаль практика” Бөтенрусия конкурсында катнашкан илнең барлык тарафларыннан 74 биләмә арасында урманайлылар икенче урынны яуладылар. Диплом белән биләмә мәсьәләләрен хәл итү өчен зур гына күләмдә акчалата бүләкләү дә каралган.

700дән күбрәк кеше яшәгән авыл биләмәсе үзенең көндәлек тормышы белән яшәвен дәвам итә. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә чәчү техникасы ремонтлана, ихаталарда маллар кышлату уңышлы бара, сыерлар бозаулый.
Ә биләмә хакимияте һәрвакыт эшләр үзәгендә. Зөмәрә Зөбәировна авыл тормышының барлык уңай алга китешендә балалар укыткан, авыл кешеләрен дәвалаган, юлларны яхшы торышта тоткан, газ, электр, җылылык, су, элемтә һ.б. белән тәэмин иткән дистәләрчә намуслы кешеләр торуына инанган.
Биләмәнең хәстәрлекле, хезмәт сөючән кешеләре, старосталары, ветераннар советы, “Мирзаит” җәмгыяте, хатын-кызлар советы, территориаль җәмәгать үзидарәләре, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре авылда тормыш дәвам итсен өчен үз тырышлыкларын берләштерәләр.
“Без хакимияттә аларның уңай энергетикасын, ярдәмен тоябыз һәм, җавап итеп, икеләтә көч белән эшлисе килә. Быел урманайлылар дүртенче тапкыр урындагы инициативаларны хуплау проектында катнашуга заявка бирделәр. Камай авылында стадион төзү һәм җиһазлау бурычын куябыз. Моңа 500 мең сумнан артыграк акча юнәлтеләчәк”, - ди Зөмәрә Зөбәировна. Чираттагы тапкырында да аларның барысы да яхшы булачагына өмет бар.
Ләлә РАМАЗАНОВА.
Читайте нас: