+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 февраль 2019, 10:52

Подъездда да чиста була ала

2019 елдан Башкортстанда күпфатирлы йортларның подъездларын комплекслы ремонтлау буенча республика программасы старт алуы турында язган идек инде. Ул 2024 елга кадәр исәпләнгән.

2019 елдан Башкортстанда күпфатирлы йортларның подъездларын комплекслы ремонтлау буенча республика программасы старт алуы турында язган идек инде. Ул 2024 елга кадәр исәпләнгән.
Бу программа – торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә күләме буенча да, масштабы буенча да, яңача якын килү белән дә революция. Подъездларны төзекләндерүгә әле беркайчан да шулкадәр зурдан тотынганнары булмады. Дүрт елда Бакалыда 23 күпфатирлы йорттагы 50 подъездны ремонтлаячаклар.
Ремонт ясаганда агарту, буяу эшләре генә түгел, бәлки яктырткычларны энергия саклаучы лампочкаларга, баскыч мәйданчыгындагы тәрәзәләрне, мохтаҗлык бар икән, тамбур һәм керү ишекләрен алмаштыру каралган. Проектны тормышка ашыру бурычы күпфатирлы йортларда капиталь ремонт белән шөгыльләнүче төбәк операторына йөкләтелде.
Идарә итүче компания - “Жилкомсервис+” җәмгыяте 160 подъезд белән 77 күпфатирлы йортны хезмәтләндерә. Программа кысаларында быел Ворошилов урамындагы 4, 6, 8, 12, 13нче йортлар подъездларында ремонт эшләре башкару планлаштырылды. Кайсы йортларның исемлеккә кертелүе турында барлык мәгълүматны район хакимияте сайтында табарга мөмкин.
Подъездларның торышын үз күзләребез белән күрү, йортларда яшәүчеләр белән әңгәмәләшеп алу өчен без компания директоры А.К.Кулейкин белән кайбер адреслар буенча йөреп чыктык. Рейд барышында күпчелек подъездларның канәгатьләнерлек торышта булуына инандык. Барлык күпфатирлы йортларда диярлек (өч - Красный партизан урамындагы 56нчы, Мәктәп урамындагы 4нче йортлар һәм Урман авылындагы йортлардан башка) кодлы йозаклы керү ишекләре урнаштырылган, яктырткычлар бар, агымдагы ремонт ясалган (буяу, агарту). Күпчелек йортларның керү ишекләре өстенә козыреклар урнаштырылган, әлегә булмаганнарына һичшиксез куячаклар дип инандырды Александр Климентьевич.
Красноармейская урамының 14нче йорты алдына тротуар плитәсе салынган булуын, пластиктан тамбур ишекләре куелуын күрдек. Бу эшләрне шәхси эшкуар З.М.Гайсин бинаны арендаланган өчен түләгән акчага башкарганнар булып чыкты.
Красноармейская урамының 3нче йорты подъезды алдында безне анда яшәүче Г.П.Дойникова каршы алды. Нинди сәбәп буенча килүебезне белеп идарә итүче компаниягә рәхмәт сүзләре әйтте: “Һәр ел саен йортта нәрсәне дә булса яңарталар, мәсәлән, узган елда плитә салдылар. Быел яңа тамбур ишеге куюны вәгъдә итәләр”.
Эльвира ШӘЙХРАЗИЕВА.
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 12 февральдә чыккан 13нче санында укыгыз.
Читайте нас: