-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 февраль 2019, 10:12

Тотрыклы фермерлык хуҗалыгы

“Гаилә кошчылык фермасы” - бүген безнең районның агросәнәгать комплексында тотрыклы эшләүче хуҗалыкларның берсе. Аның “тере” продукциясе – яшь кошлар – республиканың күрше районнарында гына түгел, бәлки илнең башка төбәкләрендә һәм хәтта Белоруссиядә һәм Казахстанда да билгеле. Без кошчылык фермасында булдык һәм аның җитәкчесе - фермер Алмаз Фоатович Сәхипгәрәев белән очраштык. Ул үзенең эшчәнлеге, хуҗалыгы турында җентекле сөйләде.

“Гаилә кошчылык фермасы” - бүген безнең районның агросәнәгать комплексында тотрыклы эшләүче хуҗалыкларның берсе. Аның “тере” продукциясе – яшь кошлар – республиканың күрше районнарында гына түгел, бәлки илнең башка төбәкләрендә һәм хәтта Белоруссиядә һәм Казахстанда да билгеле. Без кошчылык фермасында булдык һәм аның җитәкчесе - фермер Алмаз Фоатович Сәхипгәрәев белән очраштык. Ул үзенең эшчәнлеге, хуҗалыгы турында җентекле сөйләде.
Аякка басу
Без 2003 елда аздан башладык. Моңа кадәр кошчылык буенча күп китап укыдык, бу өлкәне интернет буенча өйрәндек, берничә йөз чебеш сатып алдык, ә хәзер инде алар - елына 470 мең кош.
“Гаилә кошчылык фермасы”н Бакалы инкубатор-кошчылык станциясен 2014 елда үстерә башладык, аны «Бакалы» кулланучылар җәмгыятеннән сатып алдык, Бакалы инкубаторына табигый газ керттек, ашлык склады төзедек, иске корпусын реконструкцияләдек, кирәкле техника һәм җиһаз сатып алдык. Производствога салынган инвестицияләр 2014 елда 30 млн сумнан күбрәк тәшкил итте, дәүләттән 5 млн сум күләмендә ярдәм алдык. Производствоны акрынлап үстердек, поставщиклар, сатып алучылар белән элемтәләрне җайга салдык. Ә бер елдан соң бәясе 25 млн сумлык заманча җиһаз белән 1400 кв. метр мәйданлы яңа корпус булдыру ярдәмендә һәм дәүләтнең 3,5 млн сум күләмендә булышлыгы белән җитештерүне 40 процентка арттыра алдык.
Фәнни нигез буенча
Эш кошлар үстерүнең заманча технологияләре буенча, фәнни нигезләнеп көйләнгән. Чеби чыгару корпусы – инкубаторны, 5,5 миллион сум акча салып, 2017 елда Бельгия җиһазлары белән модернизацияләдек.
Инкубаторда ике типтагы машина – инкубация һәм чыгару шкафлары. Һәрберсендә 57600 йомырка. Инкубациянең бөтен циклы 21 көн. Йомыркалар инкубация шкафында - 18 көн, чыгару шкафында 3 көн тора, чебиләр шунда чыга.
Чебиләрнең чыгышы 70-80 процент тәшкил итә. Йомыркадан чыгу белән аларны шкафлардан алабыз, сортларга аерабыз, вакцинациялибез һәм тартмаларга салабыз һәм кошлар корпусларына илтәбез.
Кошлар корпусында 100 көнлек булганчыга кадәр үстерәбез. 60 һәм 90 мең чебигә исәпләнгән читлек тибындагы ике корпусны 3 кеше хезмәтләндерә, ашату, эчертү тулысынча автоматлаштырылган. Һава алмашыну, температура, дымлылык автоматлаштырылган режимда күзәтелә. Вентиляция эшли. Гомумән, кул хезмәте бик аз. Коллективта барысы 17 кеше.
Доминант, Родонит кроссы тавыкларына һәм Арбор-Айкрес, Кобб-500 кроссы бройлер чебиләренә махсуслашабыз. Чебиләр талымсыз, шәхси ярдәмче хуҗалыкта асрау өчен тулысынча яраклаштырылган. Бер елда 380 меңгә кадәр яшь тавыклар һәм бройлер чебиләр сатыла.
Алмаз СӘХИПГӘРӘЕВ, фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе.
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 12 февральдә чыккан 13нче санында укыгыз.
Читайте нас: