+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
14 февраль 2019, 18:40

Иске Әҗмидә турнир

Яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты тарафыннан район торак пунктларында күчмә ярышлар үткәрү буенча карар кабул ителде. Бу ярышларга күбрәк катнашучылар җәлеп итү (барысы да район үзәгенә килә алмый), яшь һәм өлкән яшьтәге тарафдарларга Бакалы спортчыларын үз күзләре белән күрү мөмкинлеге бирә.

Яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты тарафыннан район торак пунктларында күчмә ярышлар үткәрү буенча карар кабул ителде. Бу ярышларга күбрәк катнашучылар җәлеп итү (барысы да район үзәгенә килә алмый), яшь һәм өлкән яшьтәге тарафдарларга Бакалы спортчыларын үз күзләре белән күрү мөмкинлеге бирә.
Иске Әҗми мәктәбе коллективы безне беренчеләрдән булып хуплады һәм ярдәмләште. Директор В.Е.Сидоров Иске Әҗми мәктәбенең катнашачагына һәм, катнашып кына калмый, җиңү өчен көрәшәчәгенә инандырды. Шулай булды да: анда ярышларда катнашучыларны бөтен мәктәп һәм авылда яшәүчеләрнең өчтән бер өлеше тату каршылады, матчларның катлаулы булачагы анык күренде.
Әфганстанда совет гаскәр-ләренең махсус операциясе тәмамлануның 30 еллыгына багышланган “Турнир 4-х”ның тантаналы өлешендә тәҗрибәләре белән озак еллар яшьләргә патриотик һәм спорт тәрбиясе бирүдә зур өлеш кертүчеләр - үсеп килүче буынга юл күрсәтүчеләргә яшьләр сәясәте һәм спорт комитетының рәхмәт хатлары тапшырылды. Болар - Вячеслав Евгеньевич Сидоров, Николай Демьянович Петров, Евгений Дәүләтович Тойчин, Фәһим Гыйзетдинович Гобәйдуллин (яугир-интернациалист), Игорь Иванович Куптараев.
Аннан соң уеннар башланды, аның нәтиҗәләре буенча финалда Иске Әҗми һәм Иске Катай авыллары командалары очрашты. “Киеренке көрәш” сүзтезмәсе киеренкелекне тулысынча сурәтли алмый, әмма, әйткәндәй, өйдә стеналар да ярдәм итә – 2:1, әҗмилеләр җиңде. Бакалы егетләрен җиңеп, бронзаны искеәҗмилеләрнең зурлар командасы алды.
Турнирда катнашучыларның барысы исеменнән Иске Әҗми мәктәбе коллективына һәм шәхсән директор В.Е.Сидоровка, чик буе сакчылары ветераннарының җәмәгать берләшмәсенә һәм авылда яшәүчеләрнең барысына актив ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәт белдерәбез.
Шулай ук спортчылар һәм яшьләр җәмгыяте исеменнән барлык яугир-интернационалистларны Әфганстанда совет гаскәрләренең махсус операциясе тәмамлануның 30 еллыгы белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телибез!
Финүс ГАЙСИН, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе.
Читайте нас: