+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
14 февраль 2019, 18:39

Сораулар һәм җаваплар

Алия Хәйретдинова район хакимиятенең ВКонтакте социаль челтәрендә булдырылган төркеменә мөрәҗәгать итте. Ул: “Исәнмесез, ә ни өчен исемлектә 14нче йорт юк? Башка йортларда түбәләрне дә ремонтладылар, ә 14нче йортта бернинди алга китү юк. Ремонтлау өчен йортлар нинди критерийлар буенча сайлап алына?” - дип яза.

ҖАВАП:
Алия, хәерле көн! Ворошилов урамындагы 4, 6, 8, 12, 13нче йортларда (Ворошилов урамы, 3 адресы буенча тагын бер күпфатирлы йортның программага кертелүе шушы атнада билгеле булды) подъездларны республика комплекслы программасы кысаларында ремонтлауны планлаштырабыз. Бу йортлар капиталь ремонт буенча муниципаль комиссия карары белән программага кертелде. Подъездларны комплекслы ремонтау программасы озак сроклы, 2024 елга кадәр гамәлдә булачак, ремонт эшләре үткәрү планлаштырылган подъездларның әлегә якынча адрес исемлеге төзелде. Республика бюджетыннан финанслар бүленүгә карап, бу исемлеккә алга таба төзәтмәләр кертеләчәк. Исемлеккә кертелмәгән подъездларны ремонтлау идарә итүче компания тарафыннан йортларны тоту средстволары исәбенә тормышка ашырылачак.
Хөрмәт белән, Рамил ХӘЙДӘРОВ, район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары.
Читайте нас: