+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
14 февраль 2019, 18:47

Якташлык һәрвакыт кирәк

Юбилей – якташлар җәмгыятенең егерме еллыгы алдыннан “Якташлар-бакалылар” җәмгыятен оештыру башында торган кешеләрнең фикерен, аларның кече туган илгә мөнәсәбәтен белү кызыклы. Шушы сораулар белән без “Якташлар-бакалылар” җәмгыяте рәисе, Бакалы районының Почетлы гражданины ШАММАЗОВ Айрат Минһаҗевичка мөрәҗәгать иттек.Игътибар итегез: сораулар кебек үк, җаваплар да төрле. Әмма аларны бернәрсә берләштерә: казанышлар, танылу, уңыш һәм, иң мөһиме, туган йортка карата мәхәббәт.

Юбилей – якташлар җәмгыятенең егерме еллыгы алдыннан “Якташлар-бакалылар” җәмгыятен оештыру башында торган кешеләрнең фикерен, аларның кече туган илгә мөнәсәбәтен белү кызыклы. Шушы сораулар белән без “Якташлар-бакалылар” җәмгыяте рәисе, Бакалы районының Почетлы гражданины ШАММАЗОВ Айрат Минһаҗевичка мөрәҗәгать иттек.
Игътибар итегез: сораулар кебек үк, җаваплар да төрле. Әмма аларны бернәрсә берләштерә: казанышлар, танылу, уңыш һәм, иң мөһиме, туган йортка карата мәхәббәт.
- Айрат Минһаҗевич, юбилейны йомгаклар ясау өченме, әллә киләчәккә стратегия кору өчен бәйрәм итәләрме?
- “Якташлар-бакалылар” җәм-гыяте оештырылган елларны хәзер елмаеп искә алам. Ул көннән алып 20 ел үтте – ярыйсы вакыт, ул чакта барыбыз “яшел”, яшь идек, хәзерге кебек тәҗрибәле булмадык, безнең җәмгыять турында да шуны әйтергә була. Әмма ул үз вакытында һәм кирәк чакта оештырылды. Бу 20нче гасыр ахырында булды, инициативаны хакимият башлыгы күрсәтте, ул вакытта районга Дәүләтов Рәмис Махиянович җитәкчелек итте. Арытаба башланган эшне Андреев Александр Георгиевич күтәреп алды. Безнең җәмәгать берләшмәсенең бүген дә эшләве, аны белүләренә шатбыз.
Килеп чыккан проблемаларны бергәләп хәл итү өчен берләшү төп максат булып тора. Ул вакытта мин БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты идем. Ярдәмем үсеп килүче буынның белем дәрәҗәсен арттыруда чагылды. Мәктәпне тәмамлаучыларның күпчелеге укырга кергән авыл хуҗалыгы университетыннан көнләшүемне яшермичә мин аларны рентабельлерәк - нефть эшкәртү тармагына юнәлтүне тәкъдим иттем. Шуның ярдәмендә район мәктәпләрен йөзләгән тәмамлаучылар УДНТУда укып чыктылар, дипломнар алдылар һәм һөнәрләре буенча уңышлы хезмәт куялар.
Мин Бакалы районында еш булам, үткәрелүче барлык чараларда актив катнаштым. Элегрәк барганда картәни-картәтиләрнең рәхмәтен ишетсәм, вакытлар үтү белән рәхмәтне әти-әниләрдән ишетә башладым. Хәтта мин ул эштән киткәч тә. Хәзер нефть вузында укып чыккан яшь кешеләрне күрәм - алар гаилә корганнар, балалар үстерәләр. Нәкъ шул вакытта мин эшемнең нәтиҗәсе булуын тоям - студентларыбызның балалары үсеп килә.
Якташларга ярдәм белем бирү планында гына күрсәтелмәде. Н.Җ.Баһаветдинов, Р.М.Кәримов, Ф.Ф.Галлямов һәм башкалар - ярдәм һәм активлык орлыклары чәчүче кешеләр, алар бүген үсә һәм Бакалы районы территориясендә үз җимешләрен бирә.
- Сез җәмгыятьнең вакытында булдырылуын билгеләдегез. Ничек уйлыйсыз, якташлар җәмгыяте ни өчен бары тик 1999 елда гына булдырылды? Элегрәк мондый мохтаҗлык булмадымы? Хакимият башлыгын, Сезне, башка якташларны мондый адым эшләргә нәрсә этәрде?
- Беренчедән, ул вакытта республикада булган яхшы аура. Икенчедән, ул чорда һөнәри һәм шәхси планда җитлеккән кешеләр төркеме бар иде, аларның барысы кече туган илгә ярдәм итәргә әзер булдылар. Районның гына түгел, бәлки бөтен төбәкнең тарихына һәм үсешенә гаять зур өлеш керткән Д.Б.Мурзин, Н.В.Асанбаевның исемнәрен оныту мөмкин түгел. Алар легендага әйләнделәр. Бу шәхесләр турында истәлек саклау - “Якташлар-бакалылар” җәмгыяте бурычларының берсе.
Хәзер җәмгыятебез составын яшәртү, аңа мин сөйләгән яшьләрне җәлеп итү мохтаҗлыгы барлыкка килде. Һәр нәрсәдә буыннарның күчәкилүчәнлеге кирәк, чөнки тормыш алга бара, акцентлар, ракурслар алмашына. Күчәкилүчәнлек элементы каршы торуга яки нигилизмга караганда уңай фактор булачак. Эшчәнлек юнәлеше туры килсен өчен берләшергә кирәк.
Миләүшә Риянова әңгәмәләште.
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 15 февральдә чыккан 14нче санында укыгыз.
Читайте нас: