0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 февраль 2019, 12:36

Бронемашина механик-водителе

1982 елның сентябре Яңа Корыч авылы егете Альберт Шәрипов өчен үсмерлектән зур тормышка күчү чоры була. Бу аның армия хезмәтенә алынган вакыты.

1982 елның сентябре Яңа Корыч авылы егете Альберт Шәрипов өчен үсмерлектән зур тормышка күчү чоры була. Бу аның армия хезмәтенә алынган вакыты.
Ваемсыз балачагы һәм үсмер чагы ничектер чиктән тыш тиз үтә, Иске Корычта уньеллык мәктәпне тәмамлап, Бакалы совхозында тракторчы булып эшли башлаган яшьлек еллары да сиздерми уза. Аннан соң хәрби комиссариат линиясе буенча Уфа автомәктәбендә С категорияле шофер һәм БТР механик-водителен әзерләү курсларында укый. Боларның барысын авыл егете шулай тиеш дип кабул итә, чөнки яшьтәшләренең күбесе шундый юлдан бара.
Республика җыелу пунктында “280нче команда” ул вакытта аеруча тантаналы яңгырый, чөнки, аңа ярашлы, хезмәт итәргә чит илгә җибәрәләр. Альберт Фәнисович барысын - Ульяновскида обмундирование алуларын да, аннан поездда Усть-Каменогорскига киткәндә кабат Уфа аша үтүләрен дә яхшы хәтерли. Аннан соң ике ай ярым дәвамында Көнчыгыш Казахстанның шушы шәһәрендә бронялы разведка-күзәтү машинасы (БРДМ) механик-водителенә кабат укый.
Һәм менә бик тиз килеп җиткән китү датасы – 22 декабрь. Бортында проводница булган ИЛ-18 самолетын Кабулга җибәрәләр. Шәриповның хәтерендә серле, эссе ил белән танышудан беренче тәэсирләр дә, Демократик Әфганстан Республикасы башкаласы аэропортында дембельләрнең бәхетле йөзләре дә калган, егетләр шушы ук самолет белән Союзга кайтырга җыеналар.
Яңа килүчеләрне хәрби частьларга бүләләр һәм икенче көнне тагын самолетта Джелалабадка очалар, өлкән механик-водитель А.Ф.Шәриповның армия тормышының төп өлеше шунда үтә дә.
Хезмәт бурычларына сугыш кирәк-ярагы, ягулык, азык-төлек белән автоколонналарны озату, Джелалабадның хәрби авиация аэродромын саклау (периметр буенча һәм ерактагы постларда торалар) һәм башкалар керә. Минометлардан һәм башка куәтле коралдан аэродромны утка тотуларына, аеруча төнге вакытта, башта өйрәнә алмыйлар, әмма кеше барысына күнегә.
Хезмәт итә башлаган чорда Альберт Шәрипов һәм БРДМ экипажы фугаста (дошманнар үзләре ясаган мина) шартлый. Альберт Шәрипов могҗиза белән исән кала, контузия ала.
Көн артыннан көн үтә, ике елдан артык хезмәт итеп, озак көтелгән дембель һәм өйгә әйләнеп кайту вакыты җитә. Кабат Джелалабад-Кабул-Ташкент-Уфа маршрутлары буенча самолетлар. Альберт бер тәүлектә Башкириягә кайтып җитә, анда солдатны туганнары һәм якыннары горурланып һәм хөрмәтләп каршы ала.
Шофер һөнәрен сайлап, ул аңа озак еллар тугры кала. Армиядән соң Бакалы совхозында, ПМК-20дә, “Газспецстрой” идарәсендә, Төньякта эшли. Совет Армиясе сафларында хезмәтен бүген зур горурлык белән искә ала, ә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 30 еллыгын сөекле тормыш иптәше, Бакалыдагы 1нче мәктәп укытучысы Раллия Шәйхразиевна, балалары Лилия һәм Булат белән каршылый. Әти-әниләре кебек алар акыллы, хезмәт сөючәннәр, иң мөһиме, үзләренең яраткан эшләрен тапканнар. Кызлары Уфада үзәк ашыгыч ярдәм станциясендә өлкән фельдшер булып эшли, Булат – пилотсыз очу аппаратлары операторы, читтән торып УДАТУда укый.
Альберт Фәнисович Шәрипов тормышның барлык кануннарын үтәгән – йорт төзегән, агачлар утырткан, балалар тәрбияләгән. Аталарыбыз һәм бабаларыбыз үрнәгендә һәм патриотизмында тәрбияләнеп, армиядә намуслы хезмәте һәм фидакарь эше белән чын патриот булуын раслый.
Быел аңа 55 яшь тула. Альберт Фәнисовичка иминлек, киләчәккә яхшы планнар һәм ныклы сәламәтлек телибез.
Лариса ЛЕОНИДОВА.
Читайте нас: