Районда каты көнкүреш калдыклар белән эш итүнең яңа системасына этаплап күчү тормышка ашырыла. Бу юнәлештә эш барлык авыл биләмәләрендә актив алып барыла.
Шушы көннәрдә район үзәгенең шәхси секторында һәм авыл биләмәләренең торак пунктларында беренче контейнерлар барлыкка килде. Аларны китерү белән - “Экология Т” җәмгыяте, ә урнаштыру белән Бакалы авыл Советы шөгыльләнде. Кайда һәм ничә контейнер урнаштырылуы, бу мәйданчыклардан чүп ничек чыгарылачагы турында Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И.Н.Миронов сөйләде.
- Әлеге вакытта Бакалы авылында шәхси сектордан чүп җыю өчен 26 мәйданчыкта 75 чүп багы куелды. Моннан тыш, 72 контейнер күпфатирлы йортлар ихаталарында тора. Район үзәгендәге халыкның санын исәпкә алсак, ә бу 11 меңнән бераз күбрәк кеше, норматив таләпләр буенча якынча 145 контейнер куелырга тиеш. Без бу саннарга туры киләбез. Чүп савытлары шулай ук Плодоягодная,Токерды, Иске Куян, Яңа Балыклы, Урман, Сосновка авылларында урнаштырылды - барысы 35 данә.
Контейнерларны алар беркемгә комачаулык итмәслек урыннарда: урау юллар буена, тыкрыкларга һ.б. урнаштырдык. Халыкны кисәтәсе килә: мәйданчыкларда урнаштырылган контейнерлар саны үзгәрәчәк. Язга кадәр аларның кайсы урыннарда тизрәк һәм күбрәк, кайда азрак тулуын анализлаячакбыз. Аннан соң кирәкле булган төгәл санны ачыклаячакбыз. Кагыйдәләргә ярашлы, контейнерлардагы чүп даими алынырга тиеш. Шуны да билгеләп үтәм: яз җитү белән чүп баклары куелган мәйданчыклар коймалап алыначак, аларга бетон җәеләчәк. Әле боларны эшләү мөмкин түгел.
Яңа коммуналь система буенча эшне җайга салу өчен билгеле бер вакыт таләп ителүен кешеләр аңларга тиеш. Түзем булырга. Бу яңалык кертелү белән авылда яшәүчеләр сынатмаслар, чүп контейнерларын билгеләнеше буенча файдаланырлар, аларга бары тик каты көнкүреш калдыклары гына салырлар дип ышанам. Контейнерларга төрле үсемлекләр – чүп үләннәре, агач-куак ботаклары, шулай ук тирес һәм сыекчалар белән тутыру тыела. Контейнерлар янында иске мебель, төрле төзелеш калдыклары калдырырга да ярамый.