0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 февраль 2019, 12:33

Хәрби туганлык яши

Александр Серафимович Егоровны юллар Әфганга 33 яшендә китерә. Бу вакытта ул армиянең нәрсә икәнен яхшы белә. Бүгенге көндә тәҗрибәле ир инде зур тормыш юлы үткән, һәм армия анда аерым урын били. Без аның белән армия тормышы, контракт буенча хезмәт итү һәм хәрби туганлык турында әңгәмәләштек.

Александр Серафимович Егоровны юллар Әфганга 33 яшендә китерә. Бу вакытта ул армиянең нәрсә икәнен яхшы белә. Бүгенге көндә тәҗрибәле ир инде зур тормыш юлы үткән, һәм армия анда аерым урын били. Без аның белән армия тормышы, контракт буенча хезмәт итү һәм хәрби туганлык турында әңгәмәләштек.
Барысы күпчелек Бакалы егетләренеке кебек башлана. Район үзәгенең 2нче мәктәбендә, Казахстанда нефть училищесында укый, хезмәт биографиясен нефть тармагында башлый, Архангель өлкәсендә сроклы хезмәт үтә. Арытаба Балашов очучылар хәрби училищесына караган прапорщиклар мәктәбендә укырга тәкъдим итәләр, бу аның киләчәктәге язмышын билгели.
Укудан соң яшь прапорщик контракт буенча Архангельск шәһәренең хәрби частенда электр көчәнешле җайланмалар начальнигы вазыйфасында хезмәт куя һәм бер үк вакытта урманчылык техникумының кичке бүлегендә белем ала. Аннаң соң хәрби часть клубының мәдәни хезмәткәре, начальнигы вазыйфаларында эшли. Бу вакытта Александр чын хәрби хезмәткәргә әйләнә, алдында торган бурычларны тулысынча аңлый.
Ерактагы һәм шул чорлар өчен аңлашылып бетмәгән Әфган Егоровның язмышында кызыл җеп булап сузыла. 1987 елда сугыш тәмамланыр алдыннан ул «кайнар нокта»га эләгә. Моңа кадәр ул Ташкентта махсус әзерлек үтә, һәм соңыннан гына Кабулда, Кандагарда, аерым вертолет полкының сәяси бүлеге инструкторы вазыйфасында хезмәт куя.
- Әфганда бер ел һәм бер ай хезмәт бер көн кебек үтеп китте, - дип исенә төшерә аз сүзле әңгәмәдәшем. - Хезмәт подразделениенең сак һәм патруль хезмәтеннән, командованиенең аерым күрсәтмәләрен үтәү буенча командировкалардан, личный составны полкның ярдәмче подразделениеләренә күчерүләрдән, мәдәни-күмәк чараларны тәэмин итүдән һ.б. гыйбарәт булды.
Хезмәт вакытында көтелмәгән хәлләр күп була. Ә бер очрак А.Егоровның хәтерендә җуелмаслык эз калдыра. Кичен соңлап кына хәрби ихтыяҗ буенча күрше подразделениегә очкан вакытта вертолет техник зыян күрә һәм аны тауларда утыртырга туры килә. Вертолетны саклау буенча ярдәм килгәнче атышулар астында тауларда төн куналар. Нәкъ шундый вакытларда хәрби туганлык һәм иңне-иңгә кую хисе яхшы ачыла да, моны хезмәт дәверендә А.Егоров һәм аның хезмәттәшләре тулысынча аңлыйлар.
Александр Серафимович ул чорның гади солдатлары мораль һәм физик яктан әзерлексез булуын, әмма совет мәктәбенең яхшы патриотик тәрбиясен алуларын билгели. Алар илебез мәнфәгатьләрен яклыйлар һәм интернациональ бурычны намуслы башкаралар. Хезмәте дәверендә Александр Серафимовичка Башкортстаннан, Бакалы районыннан якташлары белән очрашырга насыйп була. Ул аларның уңышлары белән һәрвакыт горурлана һәм бүген дә аларны рәхмәтле тойгылар һәм хөрмәт белән искә ала.
Кандагардан 1988 елның августында үзләренең вертолетларында чыгарылалар, башта Төрекмәнстанның Мары шәһәренә, аннан соң Ерак Көнчыгышка. Бераз вакыт үткәч, А.Егоров армия эшчәнлеген Архангельск шәһәрендә финанс хезмәте начальнигы булып дәвам итә. 1989 елда ук аңа «Хәрби казанышлар өчен» медале килә, бу аның хезмәтен тану һәм көтелмәгән шатлык була. Аннан башка Александр Серафимовичның күкрәгендә II һәм III дәрәҗә «Кораллы көчләрдә хезмәт өчен», «Рәхмәтле Әфган халкыннан», юбилей һәм башка медальләр бар.
Сүз уңаеннан, А Егоровның Архангельскидагы туган часте - стационар база часте, ул ерак авиация һәм космик объектлар очышларын тәэмин итү белән шөгыльләнә.
Александр Серафимович гаилә кора, яраткан тормыш иптәше Фаина Ивановна белән дүрт дистә елдан артык аңлашып яшиләр. Яхшы, максатына ирешүчән уллары Дмитрийны үстерделәр. Аның ике югары белеме бар, һәм хәзерге вакытта ул гаиләсе белән Уфада яши, ике кыз тәрбияли.
Бакалыга Егоровлар 1996 елда кайттылар. Монда да Александр үзенең белемен, күнекмәләрен, тормыш тәҗрибәсен файдалана. Автотранспорт предприятиесендә линия механигы, кислород цехы начальнигы булып эшли. Йорт төзи, бакча үстерә, табигатьне, балык тотарга, автомобильдә йөрергә ярата. Зур иркен йортта ир белән хатын кунакларны еш кабул итәләр, алар арасында Архангельскидан хезмәттәшләре дә килә. Хәрби туганлык яши!
Лариса СЕЛИВАНОВА.
Читайте нас: