7 февральдә урындагы властьның торак пунктларында яшәүчеләр белән традицион очрашулары башланды. Быел беренче район Хакимият көне территориясе һәм халык исәбе буенча районда икенче урында булган авыл биләмәсендә - Иске Корыч авыл Советында узды. Авыл кешеләре белән очрашуга муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, аның урынбасарлары, структуралы подразделениеләр җитәкчеләре килделәр.
Иске Корыч авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы И.М.Мәннапов авыл Советының агымдагы эшләре турында отчет бирде. Илфак Мөсәллимович авыл Советының социаль-икътисади үсеше белән таныштырды, бюджет средстволарын бүлү мәсьәләләренә, тормышка ашырылучы программаларга җентекле тукталды, авыл биләмәсенең демографик хәле белән таныштырды, халыкны социаль тәэмин итү, территорияләрне төзекләндерү, җирләрне һәм милекне теркәүгә кагылышлы мәсьәләләргә кагылды, шулай ук авыл биләмәсенең перспективалары турында үз күзаллаулары белән бүлеште. Биләмә башлыгы ярдәмнәре һәм эшләре өчен урындагы депутатларга, авыл старосталарына, актив һәм инициативалы гражданнарга рәхмәт әйтте.
Район хакимиятенең икътисад бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Ф.Ф.Шафигуллин 2018 елда авыл Советы хакимияте эшчәнлегенә үз бәясен бирде. Ул 2018 елның беренче кварталы йомгаклары буенча Иске Корыч авыл Советының - 2нче, икенчедә – 11нче, өченче кварталда 16нчы булуын билгеләде. Позиция, әйтик, яхшылардан түгел. Күп уңай яклар да, башкарасы эшләр дә бар. Биредә мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре нормаль эшли, авыл Советы халыкның техника белән тәэмин ителгәнлеге буенча районда алдынгы позицияләрне били, торак пунктлар, юллар, зиратлар, һәйкәлләр яхшы торышта тотыла, сөт сату күләмнәре, шәхси секторда маллар саны арта. Шул ук вакытта эшкуарлыкны үстерүдә, демографиядә проблемалар бар, авыл хуҗалыгы производствосы дәрәҗәсе түбән. Әлеге вакытта авыл кешесенә авыл хуҗалыгы белән бәйле үз эшен ачуда булышлык итүче берничә дәүләт программасы булуга карамастан, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләүчеләр аз.
- Бу мәсьәләләрне хәл итү өстендә эшләргә кирәк, - дип билгеләде Финар Фәритович.
Аннан соң “Бакалы совхозы” җәмгыяте вәкиле М.М.Сираев һәм шәхси эшкуар И.С.Шагалиев чыгыш ясады. Аларның беренчесе авыл Советы территориясендә 2017 елдан эшли, икенчесе үз эшчәнлеген быел башлый.
Алга таба очрашу “сорау-җавап” форматында дәвам итте. Авыл кешеләрен телефон элемтәсе һәм интернет хезмәтләренә тоташу мөмкинлеге, юлларның проблемалы аерым участокларын ремонтлау, язгы-көзге чорда комташ җәелгән юлларны грейдерлау мәсьәләләре кызыксындырды. Авыл кешеләре Бакалы район үзәк дәваханәсе баш табибы Р.Р.Гәрәевка кайбер сораулар бирделәр, аннан җентекле җаваплар ишеттеләр.
Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев очрашуга йомгаклар ясады. Александр Георгиевич бу территориядә алга таба үсеш алу өчен ресурслар һәм мөмкинлекләр булуын билгеләде, ваемсыз булмаган авыл кешеләренә актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт әйтте, уңышлар һәм барлык проектларның тормышка ашуын теләде. Хакимият башлыгы авыл биләмәсендә яшәүчеләр тарафыннан социаль челтәрләрдә күтәрелгән сорауга җаваплар бирде.