+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 февраль 2019, 13:02

Нәселебез ир-егетләре белән горурланам

Мәктәптә “Гаиләмдәге күренекле кешеләр” темасына сочинение язарга кушкач, мин уйга калдым. Кем турында язарга икән? Әнием белән киңәшләшкәннән соң абыем Фларис Зәйдуллин турында язарга карар иттем.

Мәктәптә “Гаиләмдәге күренекле кешеләр” темасына сочинение язарга кушкач, мин уйга калдым. Кем турында язарга икән? Әнием белән киңәшләшкәннән соң абыем Фларис Зәйдуллин турында язарга карар иттем.
Ул 1967 елда колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән. Безнең мәктәптә 8нче сыйныфны тәмамлаганнан соң Чиләбе шәһәрендәге училищега укырга керә. Анда ДОСААФта парашют спорты белән шөгыльләнә башлый. 1985 елның октябрендә абыемны Совет Армиясе сафларына чакыралар.
1986 елның 1 февралендә аны Әфганстанга җибәрәләр. Кабулдан вертолет белән Пактия провинциясенең Гордес шәһәренә десант-штурмлау батальонына күчерәләр. Бу Пакистан белән янәшә. Алар БТРларда Кабулдан медикаментлар белән снарядлар йөген озатып баралар. Бервакыт засадага эләгәләр. Машина минага эләгә, безнең солдатларны бар яклап утка тоталар. Атышлар вакытында Фларис абый контузия ала һәм аягы яралана. Әмма сугышчан дуслары засаданы үтеп, аны госпитальгә алып баралар, анда дүрт көн аңсыз ята.
Госпитальдән соң ул үз батальонына кайта. “Батырлык өчен”, “Рәхмәтле әфган халкыннан” медальләре белән бүләкләнә. Шушы батальонда абыема кадәр тагын бер якын туганыбыз Вәлиев Фәрит Рәисович хезмәт иткән һәм батырларча һәлак булган. Ул үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Безнең мәктәптә аның фоторәсеме белән мемориаль такта урнаштырылган. 1987 елның көзендә Фларис абый хезмәттәшләре белән бергә туган җиргә кайта. Абый ике бала тәрбияләп үстерде, Чиләбе трактор заводында эшли.
Безнең гаиләдә ир-егетләр Туган ил алдында үз бурычларын үтәгәннәр. Әтием Айдар Зәйдуллин 3 ел Тын океан флотында хезмәт иткән – 1нче статьялы старшина, водолаз таныклыгы бар. Бертуган абыем Альберт шулай ук сугышчан хәрәкәтләр ветераны - сугышчан бурычын Дагстан һәм Әрмәнстан республикаларында үтәгән, террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашкан. Әтием белән абыем мине көчле, кыю булырга һәм кыенлыклар алдында югалып калмаска өйрәтәләр. Нәселебездәге ир-егетләр белән горурланам һәм аларга лаеклы булырга тырышам. Чөнки, вакыт җиткәч, мин дә армиядә хезмәт итәчәкмен.
Айназ ЗӘЙДУЛЛИН, Камышлы мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы.
Читайте нас: