-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 февраль 2019, 11:14

Теория һәм тормышны берләштереп

Быел конкурста катнашучылар арасында Бакалыдагы 2нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы О.А.Красильникова, Иске Куян мәктәбенең инглиз теле укытучысы А.Т.Аднагулова, химия укытучылары - Яңа Маты мәктәбеннән А.Р.Хурамшина һәм Иске Костей мәктәбеннән И.Р.Воронцова, Камышлытамак мәктәбеннән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Г.М.Нәбиева, Бакалыдагы 1нче мәктәптән математика укытучысы Н.М.Гыйбадуллина кебек һөнәребезнең шундый яшь, чагу һәм иҗади вәкилләре булуы куанычлы.

Быел конкурста катнашучылар арасында Бакалыдагы 2нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы О.А.Красильникова, Иске Куян мәктәбенең инглиз теле укытучысы А.Т.Аднагулова, химия укытучылары - Яңа Маты мәктәбеннән А.Р.Хурамшина һәм Иске Костей мәктәбеннән И.Р.Воронцова, Камышлытамак мәктәбеннән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Г.М.Нәбиева, Бакалыдагы 1нче мәктәптән математика укытучысы Н.М.Гыйбадуллина кебек һөнәребезнең шундый яшь, чагу һәм иҗади вәкилләре булуы куанычлы.
Гыйнвар ахырында конкурсантлар беренче турның “Дәрес” биремен башкардылар. Талантлы педагоглар өчен район үзәгенең 1нче һәм 2нче мәктәпләренең ишекләре киң ачылды. Һәр катнашучы аның өчен таныш булмаган укучылар коллективында укыту занятиесе күрсәтте. . Конкурсантларның эшен район мәктәпләренең тәҗрибәле педагогларыннан, район мәгариф бүлеге методика кабинеты мөдире В.П.Вәлиева җитәкчелегендәге мәгариф бүлеге белгечләреннән торган компетентлы жюри бәяләде.
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Оксана Красильникова үз дәресендә чиктән тыш ачык күңеллек, яхшылык һәм иҗади очыш атмосферасы булдырды. Беренче карашка ул “үзенең” 3нче сыйныфында эшләгән кебек тоелды. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләреннән тайпылмыйча “Җанлы һәм җансыз предметлар” темасына рус теле дәресе күрсәтте.
Инглиз теле укытучысы Айгөл Аднагулованың “Ветеринарга визит” рольле уены дәреснең кызыклы фрагменты булды. Авырулар - матур уенчыклар. Балалар табиб һәм пациент өчен карточка ярдәмендә диалог төзеделәр, таблица тутырдылар, анда пациентның исемен, авыруын һәм докторның киңәшен яздылар.
Гөлназ Нәбиева “Анна Иоанновнаның патшалык итүе” темасы буенча тарих дәресендә балаларны тарихи документларны яхшы белүе белән мавыктырды. Ул “дәреслектә шулай язылган, шуңа күрә моны белергә кирәк” принцибы буенча түгел, эшне балалар үзаллы өйрәнә, билгеле бер нәтиҗәләргә килә алырдай фактларга таянып төзеде.
Сигезенче сыйныфларда химия буенча өйрәнелүче темаларның туры килүе конкурсантлар өчен берникадәр көтелмәгәнчә булса да, барлыкка килгән хәл жюри әгъзалары өчен кызыклырак та иде. “Химик элементларның кушылуы” темасы һәр укытучы тарафыннан үзенчә ачылды. Алсу Хурамшина, кире бәйләнешнең нәтиҗәлелеген раслап, төркем эшен виртуоз оештырды. Мәктәптә өченче елын эшләгән яшь укытучы үсмерләр белән элемтәгә җиңел керде һәм куелган максатка иреште.
Ирина Воронцова әлеге конкурста яңа кеше түгел, һәм бу аның эшендә чагылды. Дәрестә фикерләүне үстерүгә, көнкүрештә химик матдәләрне күзәтүгә, алар белән хәвефсез эш итә белүгә җитди игътибар бүленде. Педагогның теманы өйрәнүгә мотивациясе үзенчәлекле: укучылар дәрес ахырында Ирина Рәсимовнаның дәресендә алынган белемнең көндәлек тормышта кирәк булачагына инандылар.
Наталья Гыйбадуллина - математика укытучысы. Дәрес темасы: “Параллель сызыклар”. Эпиграфы: “Геометрияне белмәүчеләр монда кермәсеннәр”. Бик җитди эшкә исәп тоттык. Әмма көтмәгәндә шигырьләр яңгырады, тормыштан мисаллар күренә башлады. Киң материал алынган: төбәк компонентына (Бакалы – Уфа юлыннан хәрәкәтләнү турында бирем), республика елына (Театр елы: биналар фоторәсемнәрендәге параллельләрне эзләү) кагылдылар. Метапредмет һәм предметара якын килү - педагогның күренеп торган көчле позициясе.
Ачык дәресләр анда катнашучыларның һөнәри-шәхес сыйфатларын яхшырак ачтылар. Һәр укытучы - белем һәм осталык хәзинәсе, һәркайсы кабатланмас һәм индивидуаль. Барлык дәресләр югары һөнәри дәрәҗәдә үткәрелде.
Катнашучылар “Мастер-класс” сынау кысаларында педагогик осталыкларын күрсәткән конкурс көне иң дулкынландыргычларның берсе булды. Педагогик осталык бәйрәмен Бакалыдагы 2нче мәктәпнең тарих укытучысы Г.Р.Сираҗетдинова алып барды. Галия Рафыйковна яхшы атмосфера булдырды, чара һәр педагогның тормышында чагу вакыйга булды. Конкурсантларга һөнәри педагогик эшчәнлекнең үз алымнарын күрсәтергә кирәк булды. Бу биремне бәяләү критерийлары кардиналь яңартылды.
Ирина ФЁДОРОВА, жюри әгъзасы
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 15 февральдә чыккан 14нче санында укыгыз.
Читайте нас: