+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 февраль 2019, 13:03

Әтием «кайнар нокта»да сугышкан

Тынычлык. Баш очында аяз күк йөзе. Тулыканлы яхшы тормыш. Иртәгәсе көнгә ышаныч. Ваемсыз һәм бәхетле балачак. Тыныч һәм лаеклы картлык. Кеше өчен тагын нәрсә кирәк?

Тынычлык. Баш очында аяз күк йөзе. Тулыканлы яхшы тормыш. Иртәгәсе көнгә ышаныч. Ваемсыз һәм бәхетле балачак. Тыныч һәм лаеклы картлык. Кеше өчен тагын нәрсә кирәк?
Әмма, кызганычка каршы, безнең тормышта барысы да алай җиңел түгел. Сугыш... Бу сүзне аңым ниндидер бик куркыныч нәрсә итеп кабул итә, һәм мин сискәнеп куям. Туган илебез күп сугышлар кичергән. Котычкыч фаҗигалардан вакыт безне торган саен ераккарак алып китә, ә безнең солдатлар һәрвакыт илебезнең горурлыгы булып калачаклар. Алар киләчәк буыннар өчен керсез үрнәк, һәм безнең һәркайсыбызның бурычы – Туган илебезне саклаучыларның батырлыгына лаеклы яшәү.
Ватанга мәхәббәт, Туган илгә лаеклы, фидакарь хезмәт итү теләге патриотизм дип атала. Нәкъ халкының патриотизмы белән Ватаныбыз төрле тарихи чорларда чит илбасарларын һәрвакыт лаеклы каршылык күрсәтте.
Мин беркайчан да сугыш күрмәдем, әмма Әфганстандагы сугыш турында күп ишетеп беләм.
Әтием Иксанов Илдар Мөҗәмилович үзенең интернациональ бурычын совет гаскәрләренең Әфганстандагы чикле контингенты составында үтәгән. 1987 елның маенда Бакалы һөнәри училищесын тәмамлаганнан соң Совет Армиясе сафларына чакырыла. Әфганстанда хезмәт итәчәге турында ул Сурхандарьинск өлкәсендә Термез шәһәрендә әзерлек үткәндә үк белә. Ноябрьдә аларның ротасын Әфганстан Демократик Республикасына Полихумри провинциясенә җибәрәләр, арытабангы хезмәтен хәрби частьта пулеметчы булып дәвам итә.
Әтием ике ел сугышта була. Төрле операцияләрдә катнаша, батырлык һәм героизм таләп иткән катлаулы бурычларны үти. Табигате буенча ул тыйнак һәм Әфганстандагы батырлыклары турында бик сөйләргә яратмый.
Әмма бу сугыштан исән кайтмаган дусларын еш хәтеренә ала. Унсигез яшьлек егетләр чит илдә зур каһарманлык һәм героизм үрнәге күрсәткәннәр. Бу канкойгыч сугышта һәлак булган дусларының исемнәре әтиемнең хәтерендә мәңгегә калган. Батырлык үрнәкләре күрсәтеп, аларның берсе дә дан һәм наградалар турында уйламаган. Алар Әфганстанның гади халкына яхшы тормышка үз хокукларын якларга ярдәмләшүләренә ышанганнар.
Вакыт бер урында тормый, күп нәрсә хәтердән җуела, әмма без бу сынауларны үткән егетләрне һәм Ватаныбыз иминлеге өчен гомерләрен биргәннәрне һәрвакыт истә тотарга тиешбез.
Бу вакыйгалар бездән торган саен ераклаша бара. Әмма шулай булса да, илебез тарихын сызып ташлап һәм онытып булмый. Әлбәттә, без бу вакыйгалар турында белергә һәм аларны хәтердә тотарга тиешбез. Әфганстандагы “игълан ителмәгән” сугыш өчен илебез бик зур хакны түләгән: меңләгән совет солдатына гаиләләре, әниләре, кәләшләре янына әйләнеп кайту насыйп булмаган, меңләгән егетләребез бу сугышта инвалид булып калганнар, күп кешеләрнең язмышы әле булса билгесез.
Әфганстан сугышында күрсәткән батырлык һәм кыюлык өчен меңләгән яугирләр орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр, күбесенә Советлар Союзы Герое дигән югары исем бирелгән. Бу турыда да без белергә һәм моның белән горурланырга тиешбез.
Билгеле булуынча, вакыт бер урында тормый, әмма иң кадерлене – балаларын, туганнарын югалткан кешеләр өчен ул гүя туктап калган. Мәңгегә.
Әфган сугышы тарих төпкеленә ерагайган саен, бу югалтулар тагын да әһәмиятлерәк була. Без аларга, туган һәм чит җирдә башларын салган, авыр алышларда исән калган, сугыштан соң вафат булган яугирләргә: “Рәхмәт! Без сезне хәтердә тотачакбыз!” - дибез.
Лилиана ИКСАНОВА. Килкабыз авылы.
Читайте нас: