+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 февраль 2019, 12:42

Туган ил кушуы буенча

Ринат Хәмитович Гайсин Иске Корыч авылында туып- үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумының зоотехния бүлекчәсенә укырга керә. 1988 елның язында армия хезмәтенә алына. Ул вакытта 19 яшьлек егет армия хезмәте аңа нинди сынаулар әзерләвен күз алдына да китереп бетерә алмый.

Ринат Хәмитович Гайсин Иске Корыч авылында туып- үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумының зоотехния бүлекчәсенә укырга керә. 1988 елның язында армия хезмәтенә алына. Ул вакытта 19 яшьлек егет армия хезмәте аңа нинди сынаулар әзерләвен күз алдына да китереп бетерә алмый.
Уфа шәһәрендәге җыелу пунктыннан иптәшләре белән Төрекмәнстандагы Урта Азия Кызыл Байраклы чик буе округына җибәрелә. Ике атналык карантиннан соң хәрби ант кабул итәләр. Аннан соң солдатларны Казахстанга уку частена озаталар, анда 6 ай дәвамында БМП наводчик-операторы белгечлеге буенча көчәйтелгән теоретик һәм практик әзерлек алып баралар. Бу хәрби машиналар бары тик Әфганстанда гына була, шуңа күрә Р.Х.Гайсин алга таба Демократик Әфганстан Республикасында хезмәткә әзерләүләрен биредә үк аңлый.
Тиздән составында Ринат һәм Башкортстаннан ике якташы булган 15 кешедән торган төркем вертолетларда чик буе заставасына китерелә. Аларны мотоманевр төркемнәренә бүләләр.
- Безнең төркемнең бурычы Әфганстан Республикасы ягыннан дошманнарны Советлар Союзы чигенә китермәү иде. Шушы ил эченә провиант төялгән олаулар үткән юлларга контрольлек иттек. Чик аша корал, наркотиклар да алып чыгарга тырышып карадылар.
Барысы да - кешеләр дә, корал да сугышчан әзерлектә торды. Сугыш кирәк-яраклары кул астында, шәхси корал кровать янында эленеп торды. Әмма мондый тәртип хезмәт итүче һәркемгә аңлашылып торды, чөнки моджахедлар ягыннан һөҗүм һәр минутта башланырга мөмкин иде.
Ринат сугышчан хәрәкәт-ләргә чыкмаса да, күпсанлы рейдлардан техниканың ничек җимерелеп, янып, еш кына кан эзләре белән кайтуын күрә. Бик авыр була. Әмма, барлык кыенлыкларга карамастан, солдат хезмәт итә, нарядларга йөри һәм әти-әнисе, туганнары белән очрашуны көтә. Әйткәндәй, алар аның тугандаш халыкка үз бәйсезлеген яклап калырга ярдәм итүен ул кайтканчыга кадәр белмиләр.
1990 елда демобилиза-цияләнгәннән соң өенә кайта, үзен авыл хуҗалыгында эшләүгә багышлый. 25 елдан артыграк зоотехник булып эшли, аннан соң Бакалы совхозының Иске Корыч фермасында техник-ясалма орлыкландыручы булып эшли. Әлеге вакытта авыл мәдәният йорты котельные операторы.
Ринат Хәмитович актив җәмәгать тормышы алып бара. Ул участок сайлау комиссиясе әгъзасы, ике тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайланган. Күп еллар авыл биләмәсенең яугир-интерналистлар советы рәисе. Сугышчан иптәшләре белән бергә, ә авылда алар 10нан күбрәк, алар мәктәп, авыл мәдәният йорты чараларында еш булалар, һәлак булган әфганлыларның әниләре янына баралар. Ринат Хәмитович иптәшләренең каберен тәртиптә тотулары, кардан тазартып торулары, чәчәкләр салулары өчен Иске Корыч мәктәбенең хәвефсез тормыш эшчәнлеге нигезләре укытучысы Р.А.Ибраһимов җитәкчелегендәге өлкән сыйныфлар укучыларына рәхмәтле.
Гайсиннар - авылда хөрмәт ителүче гаиләләрнең берсе, алар зур хезмәт сөючәнлек белән аерылып торалар, ихаталарында күп мал асрыйлар. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен кирәкле барлык техника, 30 гектардан артыграк җирләре бар. Гаиләсендә Р.Х.Гайсин - яраткан ир һәм әти, хәстәрлекле ул һәм туган. Тормыш иптәше Гөлнур Фәнәвисовна белән ике бала тәрбияләделәр, алар тормышта үз урыннарын таптылар. Кызлары Ирина медик һөнәрен сайлады, Ырынбур медицина университетында дистанцион белем ала. Күптән түгел кияүгә чыккан. Уллары Рифат армиядә хезмәт итте, Туймазы шәһәрендә полициядә эшли.
Бу истәлекле көндә Ринат Хәмитович Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларның барысына сәламәтлек, оптимизм һәм гаилә бәхете тели. Армиядә хезмәт итү һәр яшь кешегә кирәк, чөнки бу өлкәнәю һәм кыюлык мәктәбе дип исәпли ул.
Илфак МӘННАПОВ, Иске Корыч авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: