+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 февраль 2019, 12:58

Утлы юллардан

Әфганстанда совет армиясе әфган халкы белән сугышмады, яугир-интернационалистлар террорчылар һәм корал сатучылар белән көрәштеләр. Сугыш 9 елдан күбрәк дәвам итте.

Әфганстанда совет армиясе әфган халкы белән сугышмады, яугир-интернационалистлар террорчылар һәм корал сатучылар белән көрәштеләр. Сугыш 9 елдан күбрәк дәвам итте.
1988 елның 15 маенда совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгара башладылар, ә 1989 елның 15 февралендә 40нчы армия командующие генерал-лейтенант Борис Грюмов СССР һәм Әфганстанны бүлеп торучы чик буен соңгы булып чыкты.
Әфганстанның утлы юлын күп бакалылы үтте. Батырлыклары өчен күпләр орден һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Әмма шуларның сигезенә исән-сау әйләнеп кайту насыйп булмады, алар турында якты истәлек туганнарының һәм якыннарының, авылдашларының йөрәкләрендә яши.
Ел саен февральнең шушы көннәрендә районда хәтер көннәре, хезмәт коллективларында очрашулар, мәктәпләрдә батырлык дәресләре, спорт ярышлары, концерт программалары үтә. Берничә ел элек Мәдәният сарае территориясендә Геройлар аллеясында яугир-әфганлылар хөрмәтенә стела куелды.
Яугир-интернационалистларны искә алу көненә багышланган чаралар оештырган өчен Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары җәмгыяте исеменнән муниципаль район хакимиятенә, яшьләр сәясәте һәм спорт комитетына, мәдәният, мәгариф бүлекләренә рәхмәт белдерәм.
Районда Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан 90нан күбрәк ветеран яши. Безне барыбызны хәрби туганлык берләштерә. Башка җәмәгать чараларына да бердәм җыелабыз, 9 Май хөрмәтенә үткән парадларда катнашабыз, мөмкинлеккә карап бер-беребезгә ярдәм итәбез, ял көннәрендә очрашабыз, сугышчан юлларны хәтергә алабыз.
Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрнең хөрмәтле ветераннары, гаиләләр әгъзалары, һәлак булган яугир-якташларның әти-әниләре! Демократик Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләре чыгарылуның утыз еллыгы белән ихлас котлауларны кабул итегез. Сез һәм якыннарыгыз интернациональ бурычларын намус белән үтәделәр. Гадел хезмәтегез, югары мораль гамәлләрегез белән мактау, хөрмәт һәм дан яуладыгыз. Хәрби бурычларын үтәгәндә күпләр гомерләрен куркыныч астына куйдылар, сәламәтлекләрен югалттылар, яраландылар, контузия алдылар.
Сезгә ныклы сәламәтлек, оптимизм, шәхси тормышыгызда бәхет, баш очында тыныч күк йөзе телим!
Виктор ГУДОШНИКОВ, Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының район җәмгыяте рәисе.
Читайте нас: