Елның соңгы алтынчы атнасында Бакалы районы буенча кискен вируслы инфекциянең 78 очрагы теркәлде, алардан 55е – балаларда, бу алдагы атнадагыдан 1,7 тапкырга югарырак. Эпидемик бусага әлегә үтелмәде. Грипп очраклары теркәлмәде. Атна саен пневмония теркәлә (атнасына уртача 3 очрак), бу авыруларның соңлап мөрәҗәгать итүе турында сөйли.
Пневмония гриппның иң еш очраган өзлегүе. Башкалары да булырга мөмкин: бронхит, отит, синусит, миокардит, менингит, гайморит, ларингит. Грипп вакытында еш кына хроник авырулар кискенләшә.
Грипп этиологиясеннән булмаган кискен респиратор вируслы инфекцияләр акрынлап үсеш ала, ешрак талчыгудан һәм томау төшүдән, коры ютәлдән башлана. Грипп вакытында хәл кискен начарая – тән температурасы күтәрелә (кайбер очракларда 40,5 градус), баш авырта, мускулларда һәм буыннар авыртыну, яктылыкка сизгерлек барлыкка килә. Иң актив фаза авыруның 3-5нче көннәрендә була, 8-10нчы көнгә савыгалар. Гриппта кан тамырлары зарар күрә, шунлыктан теш уртлары һәм борынның лайлы тышчасы канарга мөмкин. Балаларда, өлкән яшьтәге кешеләрдә, хроник патологияле һәм иммун системасы чирләре белән кешеләр аеруча авыр үтә.
Гриппны һәм респиратор чирләрне специфик һәм специфик булмаган профилактикасы бар. Специфик профилактикага вакцинация керә, ул бөтен дөньяда грипптан саклануның әйдәүче алымы булып танылды. Прививкаларны эпидемия алды чорында ясыйлар. Хәзер прививкалар ясамыйлар, иммунлаштыру декабрьдә тәмамланды, республиканың - 45, Бакалы районының 41,2 процент халкы прививкаланды.
Авыру көчәйгән чорда специфик булмаган профилактика чаралары кулланырга кирәк: кулларны сабын белән даими һәм яхшы итеп юарга яки аларны кулларны эшкәртү өчен махсус средство белән сөртергә; бүлмәне юешләп җыештырырга, җилләтергә һәм дымландырырга; сәламәт яшәү рәвеше алып барырга (тулыкыйммәтле йокы, балансланган туклану, физик активлык); авыру билгеләре булган кешеләр белән аралашудан тыелырга.
Кешеләр күп җыелган урында, җәмәгать транспортында булсагыз, шулай ук чирле кешене караганда медицина битлеге киегез. Башка очракларда урамда булганда саф һава сулау файдалы һәм битлек кияргә кирәкми.
Мөмкин булган кадәр С витамины кергән (нарат җиләге, мүк җиләге, лимон һәм башкалар), сарымсак һәм суган булган азык ашагыз.
Табиб киңәше буенча иммунитетны күтәрүче дару препаратлары эчегез.
Өйдә берәрсе чирләп китсә:
чирлене мөмкин булганча аерым бүлмәгә урнаштырырга;
аерым савыт-саба булдырырга;
көн дәвамынңа 5-6 тапкыр фатирны җилләтергә һәм юешләп җыештырырга;
авыруның кулъяулыклары, тастымаллары бер тапкыр кулланыла торган булса яхшы, чүпрәктән булганнары кайнатып зарарсызландырылырга яки юганнан соң ике ягыннан үтүкләнергә тиеш;
чирлене караганда мотлак битлек кулланырга;
авыруның ризыгы туклыклы, кирәгенчә витаминлы булырга, ул күпләп сыеклык эчәргә тиеш.
Әти-әниләр! Һичнинди очракта да чирле баланы балалар бакчасына, мәктәпкә, мәдәни-күмәк чараларга җибәрмәгез. Грипп вакытында постель режимы күзәтү мөһим, чөнки авыру вакытында йөрәк-кан тамырлары, иммун системасына һәм организмның башка органнарына йөкләнеш төшә. Аяк өсте үткәрелгән вируслы һәр чир арытаба күңелсез нәтиҗәләргә һәм өзлегүгә китерергә мөмкин.
Николай МИХАЙЛОВ, “Роспотребнадзор”ның БР буенча идарәсенең Туймазы территориаль бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы.