+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
18 февраль 2019, 18:31

Малайлар күбрәк туа

Узган елда республиканың ЗАГС бүлекләрендә 47411 туу турында акт язуы теркәлгән, бу алдагы елдагыдан 2258гә кимрәк. Гаиләдә 17334е - беренче бала, 18855е – икенче, 7917се – өченче, 2178е – дүртенче һәм 1033е бишенче һәм аннан соңгы бала булып туган. Моннан тыш, республикада күрсәтелгән чорда 607 игез һәм 10 өч игез тууы теркәлгән. 2018 елда барлыгы 22807 кыз һәм 24264 малай туган.

Бакалы районында Яңа ел төнендә һәм гыйнварның беренче көннәрендә сабыйлар дөньяга туарга ашыкмаган. 2019 елның беренче баласы - Альбина Гыйниятуллина - бары тик 17 гыйнварда Казанчы авылында туган. ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, ел башыннан районда 24 сабый туган, бу узган елның шушы чорына карата 12гә кимрәк. Яхшы хәбәр дә бар - Гашыйклар көне алдыннан Үмер авылыннан Иван һәм Галина Марковлар гаиләсендә игезәкләр туган. Бу сабыйлар соңгы елларда беренче игезәкләр.
Тулаем республикадагы кебек үк, туу буенча алдынгылыкны малайлар тота: уртача 60 процентка якын 14 малай һәм 9 кыз гомерләрендә беренче документ – туу турында таныклык алганнар.
Бакалы әти-әниләре уллары өчен Алим, Усман, Самат, Рамазан, Рифат, Станислав, Тимофей, Рахман кебек һәм башка исемнәрне сайладылар. Кызлары өчен әти-әниләр Амелия, Виктория, Альбина, Алиса, Ясмина, Ләйсән һәм Эльвина кебек матур исемнәр сайлаганнар. Кызганычка каршы, туучы балаларның саны, теркәлгән никахларныкы кебек, ел-елдан азая.
Надежда АНДРЕЕВА, ЗАГС бүлеге начальнигы.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: