+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
18 февраль 2019, 17:41

Профилактикалауга – аерым игътибар

Рак бөтен дөньяда үлем-нәрнең әйдәүче сәбәпләренең берсе булып тора. 2018 елда Бакалы районы буенча 94 кеше исәпкә алынды, барысы 528 кеше исәптә тора.

Рак бөтен дөньяда үлем-нәрнең әйдәүче сәбәпләренең берсе булып тора. 2018 елда Бакалы районы буенча 94 кеше исәпкә алынды, барысы 528 кеше исәптә тора.
2019-2021 өчьеллык “Мин бар һәм булачакмын” кампаниясе старт алды, ул шушы авыруга каршы көрәштә һәркем эшли алырдай һәм ракка каршы кампаниягә нинди дә булса өлеш кертүгә чакыру. Киләчәкне раксыз итү өчен хәзер үк эш итә башларга кирәк. Бу очракта түбәндәге бурычларга: сәламәт яшәү рәвешен сайлауга, иртә диагностикалауга, тормыш сыйфатына, барысын дәвалауга төп игътибар бүленә.
Рак - организмның төрле өлешен зарарлаучы 100дән артыграк авыруның гомуми билгеләнеше. Ул бердәнбер күзәнәктән үсеш ала. Нормаль күзәнәкнең шешкә әйләнү барышы күп этаплы, гадәттә рак алды торышының яман шешкә әйләнү процессы үтә. Бу үзгәрешләр кешенең генетик, имин булмаган тышкы мохит һәм яшәү рәвеше факторларының үзара бәйләнеше нәтиҗәсендә килеп чыга.
Физик факторлар - ультрашәмәхә, ионлаштыручы нурланыш һ.б. канцерогеннар, химик канцерогеннар, асбест, тәмәке төтене компонентлары, туклану продуктларын пычратучылар, мышьяк (эчә торган суны пычратучы) һ.б., шулай ук вируслар, бактерияләр яки паразитлар һ.б. тарафыннан барлыкка килүче инфекцияләр рак китереп чыгаручы төп сәбәпләр булып торалар.
Яшь барган саен, барыннан да элек, кайбер онкологик авыруларның үсеш факторы тупланганлыктан, рак белән авыручылар саны арта.
Рак хәвефенең 30-35 проценты дөрес тукланмауга бәйле булуы ачыкланган, шул кадәрен тәмәке тарту, төрле йогышлы авырулар, шул исәптән В, С вирусы гепатитлары өсти һәм кеше папилломасының кайбер тип вируслары шешләрнең 17 процентын тәшкил итә, алкоголь - 4 процент һәм бары тик 2 процент кына пычрак тышкы мохиткә һәм нәселдән килүчәнлеккә туры килә. Ракның кайбер формасы, мәсәлән, эчәк яки сөт бизе рагы үсеше хәвефенең түбән физик активлык шартларында өчләтә артуы расланган.
Халыкны сәламәт яшәү рәвешенә мотивацияләү, рактан саклану, онкологик авырулар үсеше хәвефе һәм аларны коррекцияләү факторлары, рак үсешен профилактикалау алымнары турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру һәм скрининг тикшерүләрен даими итү мөһимлеге буенча эшләрне активлаштыру беренчел бурыч булып тора. Иммун системасы организмның шештән саклануында нигез булып торуын билгеләргә кирәк. Иммунитет никадәр югары - кеше шулкадәр озаграк сәламәт булып кала.
Скрининг тикшерүләрен даими үтү, үз-үзеңне тикшерү (шул исәптән сөт бизләрен) алымнарына өйрәнүнең мөһимлеген халыкка актив аңлату гомуми, шул исәптән сәламәтлек саклауның башлангыч звеносы медицина хезмәткәрләренең бурычы булып тора. Скрининг кешеләрдә шешләрне симптомсыз стадиядә ачыклауны күз уңында тота һәм онкология чирләре, шулай ук аларның начар нәтиҗәләре белән көрәшкә юнәлтелә. Скринингның нәтиҗәлелеген билгеләүче мөһим өлеш – скрининг интервалы, ул – бер-бер артлы үткәрелгән ике скрининг тесты арасындагы вакыт чорын аңлата.
2019 елда диспансерлаштыру кысаларында хатын-кызлар өчен 51, 69 яшьтә маммография, 49-73 яшьтәге гражданнар өчен яшерен канга тәрәтне тикшерү кебек скрининг тикшеренүләре ике елга бер тапкыр үткәрелә. Хатын-кызларга 30-60 яшьтә өч елга бер тапкыр аналык муентыгыннан мазокка цитологик тикшерү үткәрелә. Ир-егетләргә 45-51 яшьтә канда простата-специфик антигенны (ПСА) ачыклау үткәрелә.
Онкологик чирләрне иртә стадияләрдә ачыклау дәвалауны иртә башлау мөмкинлеген бирә, бу, үз чиратында, яхшы нәтиҗәләргә китерәчәк һәм сәламәтләнү мөмкинлеген арттырачак.
Гөлфия ХӘЙБРАХМАНОВА, район үзәк дәваханәсе табибә-онкологы.
Читайте нас: