+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 февраль 2019, 11:27

Быел Башкортстан санлы телевидениегә күчә

Быел Башкортстан, бөтен Русия кебек үк, санлы телевидениегә күчә, ул рәсемне һәм тавышны сыйфатлырак тапшыра. Бушлай 20 канал карап булачак.

Шул уңайдан 30 гыйнварда республика Хөкүмәте “Гражданнарның аерым категорияләренә санлы эфир яки юлдаш телевидениесе кабул итү җиһазы сатып алуга һәм урнаштыруга дәүләт ярдәме чаралары күрсәтү турында” карар бастырды. Башкортстанда санлы телевидениегә күчкәндә приставкалар сатып алуга яки юлдаш җиһазы урнаштыруга матди ярдәм күрсәтеләчәк ике категория билгеләнде. Алар – пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү алучы пенсионерлар һәм айлык пособие алучы балалы аз тәэмин ителгән гаиләләр.
Мохтаҗ гражданин санлы телевидение күрсәтү зонасында булса, аңа бер йорт хуҗалыгына бер тапкыр 1000 сумга кадәр күләмдә санлы приставкага акчалата компенсация каралган. Компенсация яки юлдаш җиһазы алган гражданин белән бергә яшәүче һәм хуҗалык алып баручы кешеләрнең аны алуга хокуклары юк.
Сатып алынган санлы приставкага компенсация алу өчен пенсионерлар (федераль социаль өстәмә түләү алучылар) һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр (балага айлык пособие алучылар) паспорт, пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү алуны раслаучы документлар белән (пенсионерлар), шулай ук банк исәбе реквизитлары һәм гариза бирүченең һәм аның гаиләсе әгъзаларының яшәү яки булу урыны буенча теркәлүләрен раслаучы документ белән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә алалар. Компенсация 2019 елда сатып алынган санлы приставка өчен бирелгәнлектән, аңа түләүне раслаучы документны һәм сатып алынган приставканың яки юлдаш комплектының техник паспортын да тапшырырга кирәк.
Санлы телевидение күрсәтмәгән зонада яшәүче әлеге категориядән булган гражданнарга (Бакалы районында мондый торак пунктлар 5 – Нагайбак, Батрак, Новые Усы, Юрминка, Веселая Поляна) юлдаш телевидениесе кабул итү өчен җиһаз урнаштырачаклар.
Моның өчен авыл биләмәсе хакимиятендә гариза язарга һәм раслаучы документлар тапшырырга кирәк.
Барлык сорауларга җентекле җавап алу өчен “кайнар линия” эшли.
Русия телевизион һәм радио тапшырулар челтәренең “БР радио-телевизион тапшырулар үзәге” филиалы
Телефон: 8-800-220-20-02 (шалтырату бушлай, ял көннәрсез, тәүлек әйләнәсенә).
Санлы эфир телевещаниесе хезмәтләре күрсәтү зонасы, телевизион һәм кабул итү җиһазларын көйләү турында мәгълүмат;
БРның Матбугат агентлыгы
Телефон: (347) 218-0783 (эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр, тәнәфес 13тән 14 сәгатькә кадәр).
Юлдаш телевидениесе җиһазын Башкортстан Республикасы бюджеты средстволары исәбенә алу һәм йорт хуҗалыкларында урнаштыру тәртибе турында мәгълүмат.
БРның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы
Телефон: (347) 282-40-35 (эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр, тәнәфес 13тән 14 сәгатькә кадәр).
Юлдаш телевидениесе җиһазын Башкортстан Республикасы бюджеты средстволары исәбенә алу һәм йорт хуҗалыкларында урнаштыру тәртибе турында мәгълүмат.
“Спутниктелеком” акционерлар җәмгыяте
Башкортстан Республикасы бюджеты средстволары исәбенә юлдаш кабул итү җиһазы урнаштыру буенча заявканың агымдагы торышы турында мәгълүмат.
Телефон: (347) 200-9093 (эш көннәрендә 8-30дан 17 сәгатькә кадәр).
Рамил Хәйдәров, район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары.
Читайте нас: